+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 11:27

Сораулар - республиканың Дәүләт җыелышы депутатына

Гражданнарны кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле алымнарның берсе, авыр тормыш хәлләрендә ярдәм сорап дәүләт власте органнарына турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлеге.
Урманай һәм Ахман авылларында БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усманов гражданнарны кабул итте. Ирек Марсович уннан күбрәк мөрәҗәгатьне карады. Кешеләрнең күпчелеге халык тарафыннан сайланучыга үзләренең генә түгел, бәлки җәмәгать мәнфәгатьләрен яклау өчен дә бардылар.
Урманай авылында кабул ителүдә 7 кеше булды. Күбрәк сораулар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларына, пай җирләренең торышына, автобуслар йөрешенә, каты коммуналь калдыкларны чыгаруга кагылды.
Ахман авылында дүрт кеше сорау бирде. Мәсәлән, урындагы мәктәпнең уку-укыту бүлеге мөдире И.Р.Купцова урындагы инициативаларны хуплау проектын кушма финанслауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Урындагы инициативаларны хуплау проекты ярдәмендә ахманлылар Ахман мәктәбе бинасындагы агач тәрәзә блокларын пластиктан ясалганга алмаштыруны планлаштыралар.
Иске Балыклы авылы старостасы К.М.Сафиуллин зиратны тазартканнан җыелган эре чүпләрне чыгару проблемасын күтәрде. Ахман авылында яшәүче С.Н.Борисованы - үзәк усадьбаның су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау, ә Ахман авыл мәдәният йорты методисты Л.Б.Петрованы Н.Асанбаев һәм Д.Мурзин исемендәге музейны кушма финанслау, биләмәнең үзәк усадьбасындагы Дмитрий Солунский исемендәге храм төзүне тәмамлау өчен иганәчеләр эзләү мәсьәләләре борчыды.
Ирек Марсович сорауларга җентекле җавап бирде, аларның район хакимияте һәм авыл биләмәләре белән үзара тыгыз эшчәнлектә хәл ителәчәген хәбәр итте.
Читайте нас: