+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 апрель 2019, 15:27

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Хөрмәтле җәмәгать! Әссәләмүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Әлхәмдү лилләһи, ел буе көтеп алган Рамазан аена аяк басабыз. Быел ул 6 майда башлана. Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасындагы җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды.
Рамазан ае Аллаһы китабы – Коръәни Кәримдә исеме телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә изге Коръән инә башлады.
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә безне туры юлга күндермәгән булса, намаз, ураза, мәчет, һидаять юлын таба алмаган булыр идек. Аллаһы Тәгалә үз колларын сынау өчен төрле гыйбадәтләр бирде, намаз – тән хәрәкәтләре белән һәм зиһен белән үтәлә; зәкать-корбан чалу, мал чыгымы белән башкарыла; хаҗ кылу гамәле, әйтик, зиһен, тән гыйбадәте һәм матди чыгымнар белән үтәлә. Әмма кешенең нәфесе күп нәрсәләрдән тыелып торуга корылган гыйбадәт тә бар. Ул – ураза. Әгәр дә кеше шушы гыйбадәтләрне ихлас күңелдән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп үти икән, ул камиллеккә ирешә, Аллаһының яраткан колына әверелә, инша Аллаһы. Ураза бәндәне Аллаһыга якынайтучы гыйбадәт.
Изге Коръәндә әйтелә: “Ий, мөэминнәр, сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланыгыз (Коръән, сүрә 2, аять 183).
Ураза – гарәпчә “әссаум”, ягъни “тыелу” дигәнне аңлата. Димәк, ураза ул – Аллаһының олы сынавы, имтиханы. Безнең иманыбыз вә Хак Тәгаләгә булган мәхәббәтебез ачыгыбрак тору белән сынала торган бер мөбарәк гыйбадәт. Рамазан аенда ураза тотучы кеше ризыктан тыелган кебек башка бозык сүзләрдән, гайбәт, кеше арасын бозудан, ялган һәм хәрамнардан тыелырга тиеш. Бу айда ураза тотудан башка, Коръән уку, сәдака биреп дога укытулар, ураза кешеләрне (авыз ачтыру) ифтар кылдыру кебек гамәлләр кылына, аларның савабы бихисап булыр. Ураза вакытында кеше үзенең ни дәрәҗәдә шәфкать- мәрхәмәткә мохтаҗ икәнлеген аңлый.
Рамазан ае – үзеңнең нәфесең белән көрәшүче зур җиһад ае була. Уразада булучыга дөнья хәлләре турында азрак уйларга, күбрәк Хак Тәгаләне искә төшерергә кирәк. Ураза кешене мин-минлектән, тәкәбберлектән коткара, мөселманны шайтан йогынтысыннан саклый, кеше көнозын үзен тыныч тотарга омтыла, юкка-барга кызып китми, төрле дәрт-теләкләргә иярми. Ураза организмга күп яклы файда китерә, аш кайнату системасы вакытлыча ял итә, эчәгеләре зарарлы шлаклардан чистарына, нерв системасы тынычлана. Болар уразаның зур хикмәте.
Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога:
а) Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. “нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә Минәлфәҗри иләәл-мәгъриби хаалисал-лилләһи тәгъаалә”.
Тәрҗемәсе: “Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле”.
б) Авыз ачкач ошбу дога укыла: Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. “Аллаһүммә ләкә сүмтү, үә бикә әәмәнтү үә гъаләйкә тәүәккәлтү үә гъаләә ризкыйкә әфтартү, үә лисаүми гадин шәһри Рамадаанә нәвәйтү, фәгъфир лий йәә Гаффәру мәә каддәмтү үә мәә әхъарту. Бирахмәтикә йәә әръхамәррахиимин Амин”
Һәммәгезне Аллаһы Субханә вә Тәгалә үз ярдәменнән ташламасын, гыйбадәтләребезне үтәргә насыйп вә мияссәр әйләсә иде.
Имам хатыйб
хаҗи Виль хәзрәт.
Читайте нас: