+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 апрель 2019, 16:31

Ике проект та мавыктыргыч

Район хакимиятендә район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев катнашлыгында «эшкуарлык сәгате»ндә ике яхшы, төгәлрәге, кирәкле проект каралды.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ю.С.Зыязетдинов шушы проектлар авторлары турында кыскача мәгълүмат бирде.
Алдагы планнар турында җентеклерәк итеп эшкуарлар үзләре сөйләде. Мәсәлән, КФХ башлыгы С.Е.Петрусев - белеме буенча педагог, туган җирендә - Дияш авыл Советы авыл биләмәсенең Юлтимер авылында теплица хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 38 гектарда ачык һәм ябык грунтта яшелчә үстерү аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Әлеге крестьян-фермерлык хуҗалыгында 14 кеше хезмәт куя. Продукция сату белән эшкуарның проблемалары юк. Ул яшелчәләрне Русиянең төрле төбәгенә сата. Заманча үсенте утырту машинасы, 1,5 гектарда аграр типтагы теплицасы, авыл хуҗалыгы техникасы саклау өчен ангары бар.
С.Е.Петрусев авыл хуҗалыгы техникасы – МТЗ-1025.А тракторы һәм сабан сатып алуны, өстәмә өч эш урыны булдыруны планлаштыра. Санап үтелгән техниканы сатып алырга 2554 мең сум акча таләп ителә. Производствоны киңәйтү һәм уйлаганнарны тормышка ашыру өчен Станислав Елендеевич дәүләт ярдәме сорый.
- Без Сезгә ярдәм итәргә әзер, - диде С.Петрусевка район башлыгы А.Г.Андреев. - Трактор сатып алуга лизинг буенча мәсьәлә хәл ителде.
Икенче, әйтергә мөмкин, уникаль проект авторы - урында – Бакалы авылында - яшәүче Вадим Рәсхәтович Имамразиев. Яшь кеше Башкорт Дәүләт медицина университетын тәмамлаган, ул табиб-стоматолог, тормыш иптәше Лиана Илгизовна – табибә-кардиолог. Бакалы авылы территориясендә «Заманча «Ливада» стоматология үзәге» җәмгыяте булдыру идеясе яшь гаиләдә очраклы гына барлыкка килмәгән, чөнки эшчәнлекнең төп юнәлеше – халыкка стоматология ярдәме күрсәтү – хәзер һәрҗирдә таләп ителә. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак узган елның көзендә салым инспекциясендә теркәлгән. Бина булдырган – “Бакалыжилстрой” җәмгыятендә 75 кв метрны арендалый, 500 мең сумга ремонт үткәргән, 825 мең сумга стоматология җиһазы сатып алган.
Якын вакытта БР Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина эшчәнлегенә лицензия рәсмиләштерүне, стоматология хезмәте күрсәтү өчен 9 эш урыны булдыруны, студентлар исәбеннән белгечләр җәлеп итүне яки теш технигына укытуны планлаштыра.
Тиздән урындагы авыл җирендә яшәүчеләр өчен заманча технологияләр буенча “Ливада”да теш дәвалау мөмкинлеге булачак.
Вадим Имамразиевның планында теш-техник лаборатория дә булдыру, аны заманча җиһазлар белән комплектлау. Әмма заманча стоматология үзәгенең тулы көчкә эшләве өчен район хакимиятеннән дә ярдәм кирәк. Эш башлаучы эшкуар 823 мең сумга яңа җиһаз урнаштыру, яңа медицина җиһазы сатып алу өчен дәүләт ярдәме сорый.
Инициативалы кешеләрнең - проектлар авторларының тәкъдимен район хакимиятендә хупладылар һәм аларга бизнесны үстерүдә конкрет ярдәм күрсәтергә ниятлиләр. Бизнеста үз урыннарын табарга теләүчеләрнең барысы шушы мөмкинлектән файдалана һәм дәүләт ярдәменә, шул исәптән районның эшкуарлыкны хуплау программасы кысаларында күрсәтелүче булышлыкка исәп тота һәм район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре ягыннан методик тәкъдимнәр ала алалар.
Валентина ШАКИРОВА.
Читайте нас: