+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 апрель 2019, 15:20

Республикалар хезмәттәшлегеннән – районнар хезмәттәшлегенә

Башкорт халкы элек-электән башка милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар белән, туганлык мөнәсәбәтләрендә яши. Күршедәш ике республиканың гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлеген какшатырга, сәяси ызгышлар булдырырга тырышып караулар да бу дуслыкка комачаулык итә алмады.

Башкорт халкы элек-электән башка милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар белән, туганлык мөнәсәбәтләрендә яши. Күршедәш ике республиканың гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлеген какшатырга, сәяси ызгышлар булдырырга тырышып караулар да бу дуслыкка комачаулык итә алмады.
Күптән түгел Башкортстанда республикабыз оештырылуның 100 еллыгы кысаларында үткән Татарстан көннәре - безнең яхшы күршедәшлек мөнәсәбәтләренең какшамаслыгына чагу дәлил. Ә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында күптән түгел кул куелган сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирәчәк һәм яхшы күршедәшлек традицияләрен яңартачак.
Республикалар җитәкче-ләре үрнәгенә ияреп, 25 апрельдә районыбызда зур мәдәни һәм социаль чара үтте – “Дуслык күпере” дип аталган бай программа белән Азнакай районы делегациясе бездә кунакта булды.
Бакалылар район күршеләрен татар авылы - Иске Тымытык һәм Яңа Тымытык башкорт авылын тоташтыручы дуслык күпере янында каршыладылар. Азнакай районы хакимияте башлыгы Марсель Зөфәрович Шәйдуллинны, аның урынбасарларын һәм артистларның берничә автобустагы зур коллективын күпереп пешкән күмәч, башкорт чәкчәге һәм, әлбәттә, районның визит карточкасы булган «Сөнәкәй» керәшен халык фольклор ансамбле һәм Мәдәният сараеның “Моң” вокаль ансамбле җырлары белән сәламләделәр.
Ихлас сәламләүдән соң район башлыклары җитәкчелегендәге ике халык вәкилләре Бакалыга юл алдылар.
Район Мәдәният сарае фойесендә кунакларны Р.Ханнанов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле каршылады. Арытаба безнең чара кунаклары бию залына урнашкан “Азнакай көннәре” исемендәге бай күргәзмә тәкъдим иттеләр. (Күргәзмә турында җентеклерәк итеп гәзитнең алдагы саннында сөйләячәкбез).
Очрашуның тантаналы өлеше Азнакай турында кинофильмнан башланды.
Бакалы һәм Азнакай районнары арасында дуслык, яхшы күршедәшлек һәм хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую чараның дәвамы һәм кульминациясе булды. Аның тексты Яклар тарафыннан алдан килешенде. Килешүдә Яклар урындагы идарәне һәм үзидарәне үстерүдә хезмәттәшлекләрен дәвам итәчәкләре, социаль-икътисади, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятнең төрле өлкәләрендә тигез хокуклы һәм үзара отышлы хезмәттәшлек итәчәкләре, сәүдә мөнәсәбәтләрен, районда яшәүчеләр, җәмәгать хәрәкәтләре, яшьләр, дини, спорт һәм башка берләшмәләр һәм союзлар, матбугат һәм мәгълүмат органнары арасында һәрьяклы бәйләнешләрне үстерүгә булышлык итәчәкләре билгеләнә.
Эльвира Шәйхризеева.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 30нчы апрельдә чыккан 35-36нчы санында укыгыз.
Читайте нас: