+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 апрель 2019, 16:28

Торакка сертификатлар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына бирелде

Сугышта катнашучылар һәм сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары турында хәстәрлек һәрвакыт мөһим мәсьәлә булды һәм булып кала. Торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшыру - яхшы традициягә әйләнгән иң яхшы миссияләрнең берсе.

Сугышта катнашучылар һәм сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары турында хәстәрлек һәрвакыт мөһим мәсьәлә булды һәм булып кала. Торак шартларын яхшыртуга сертификатлар тапшыру - яхшы традициягә әйләнгән иң яхшы миссияләрнең берсе.
Район хакимиятендә Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Иске Катай авылында яшәүче Рәйфә Фазлыевна Камаевага торакка сертификат тапшырылды. Быел ул 95 яшьлек юбилеен билгеләячәк. Тагын бер тол хатын - Иске Маты авылыннан Валентина Никоноровна Жданова сәламәтлеге торышы буенча тантанада катнаша алмады. Ә гомумән безнең район буенча торак сертификаты алуга тагын бер тол хатын исемлектә тора.
Рәйфә Фазлыевнаны район җитәкчелеге исеменнән шушы вакыйга белән тәбрикләп, муниципаль хезмәт һәм кадр-лар эше бүлеге начальнигы Г.Ф.Хәкимова, БР Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге ДКУның Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча филиалы директоры Р.И.Гатауллин сертификат хуҗаларының бирелгән мөмкинлекләрдән файдалануларын, яңа торакның җылы һәм уңайлы булуын, шулай ук ныклы сәламәтлек, иминлек һәм актив озын гомер теләделәр. Ветеранның тол хатыны җавап итеп республика, район җитәкчелегенә һәм шушы изге эштә булышлык күрсәткән, өлкән буынга карата ярдәм һәм игътибар өчен барлык белгечләргә рәхмәт белдерде.
Рәйфә Фазлыевна 30 елдан артыграк Бөек Ватан сугышында катнашучы, Яңа Корыч авылында туып-үскән Әхияретдин Гайнетдинович Камаевның тугры тормыш иптәше була. Ерактагы 1938 елда аны, яшь егетне, армиягә алалар. Армиядән фронтка җибәрелә һәм сугыш тәмамланганчыга кадәр Ватанга хезмәт итә. Өенә әйләнеп кайткач, 1946 елда гаилә кора, төрле өлкәләрдә хезмәт куя. 1980 елда 73 яшендә ул вафат була.
Николай КУЗНЕЦОВ.
Читайте нас: