+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 17:17

Айлар солтаны - Рамазан ае

Быел 2019 елда Рамазан ае 5 майда кояш баегач башланды. Рамазан ае – бөтен дөнья мөселманнары өчен иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле.

Быел 2019 елда Рамазан ае 5 майда кояш баегач башланды. Рамазан ае – бөтен дөнья мөселманнары өчен иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятьләре иңә башлаган өчен кадерле.
Ураза ислам диненең биш шартының өченчесе булып тора, мөбарәк рамазан аенда һәр көн ураза тоту фарыз. Ни өчен Аллаһ Тәгалә нәкъ шушы айда уразаны тотарга кушкан икән? Белгәнебезчә, Коръән ул Аллаһның газиз һәм шәрәфле илаһи сүзе. Ул Коръәндә бөтен мәхлүкатны мәңгелек газаптан коткаручы хөкемнәр бар. Шул сүз җиргә иңгән заманы да шәрәфле булып китә. Коръән Кәрим нәкъ шушы айда иңә башлый, шул сәбәпле рамазан изге айга әверелә һәм бу изгелеге белән башка айлардан аерылып тора.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләлаһу галәйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шәйтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. “Ураза тотучылар өчен җәннәт капкалары ачыла, алар өчен җәннәт нигъмәтьләре әзерләнә”- диеп хәбәр бирә безгә сөекле пәйгамбәребез.
Ураза, таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тору дигән мәгънәне аңлата. Шулай итеп, кеше ачлык, сусызлык нәрсә икәнен аңлый башлый. Тук кеше, ач кешенең хәлен беркайчан да аңлый алмас, аңа карата мәрхәмәтле да була алмас. Ураза, тук кешеләргә ачлыктан интеккәннәрнең ниләр кичергәннәрен аңларга булыша. Шуның белән беррәттән кеше үз нәфесенә хуҗа булырга өйрәнә. Ислам динендә авырлык юк, ул җиңеллек дине. Сәламәтлекне бетереп, чирләп гыйбадәт кылу зарури түгел, ул бездән соралмый. Аллаһ Тәгалә бик юмарт, рәхимле һәм мәрхәмәтле. Тәүбә кылучыларны гафу итүче һәм рәхимле.
Ураза тотуның хикмәте, мәгънәви файдасы – тәкъвалыкны арттыру, булмаса – булдыру. Ураза тоту белән кеше Аллаһ каршында үзенең никадәр зәгыйфь һәм мохтаҗ булуын таный. Шуның белән аның горурлыгы, тәкәбберлеге киселә.
Һәр мөселман фитыр сәдакасы бирергә бурычлы. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә күпләребез бу сәдаканы бирерлек мөлкәткә ия. Фитыр сәдакасы ул мохтаҗларны ашату өчен бирелә торган акча.
Фитыр сәдаксы Ураза гаетенә кадәр бирелергә тиеш. Фитыр сәдакасын түләүче урта хәлле кеше (бәлигъ булмаган балалары өчен дә), бер кешегә – 100 сум исәбеннән, бай кешеләр өчен – 400 сум исәбеннән хисаплана.
Дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә ел саен һәркайсыбызга да исән-сау Рамазан аен каршы алырга насыйп әйләсә иде! Рамазан безгә Аллаһыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән ай. Аллаһыга гыйбәдәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга барчабызга да насыйп әйләсә иде!
Рузалим Хисамбиев,
Бакалы авылы “Ислам нуры” мәчетенең имам-хатыйбы.
Читайте нас: