+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 16:48

Бәйрәм чаралары программасы

8 майда
Бакалы авылында 1418 метр дистанциягә “Бергәләп Җиңүгә” җиңел атлетика күмәк кроссы булачак. Теләге булган һәркем катнаша ала, яшь чикләүләре юк. Теркәлү 16 сәгатьтә район хакимияте алдындагы мәйданда. Старт – 17 сәгатьтә.
9 майда
10 сәгатьтә - Бакалы авылының үзәк мәйданында җыелу (муниципаль район хакимияте каршында): театраль күренешләр, концерт номерлары;
11 сәгатьтә - тантаналы митинг;
11.15 сәгатьтә – парад;
11.40 сәгатьтә - демонстрация;
11.50 сәгатьтә - «Үлемсез полк» үтәчәк (хәрби комиссариат янында җыелырга);
12 сәгатьтә - Дан аллеясында митинг, чәчәкләр салу (Бакалы авылы район Мәдәният сарае янында);
12.30 сәгатьтә - мәктәп укучылары, оешмалар һәм авыл биләмәләре арасында җиңел атлетика эстафетасы (старт-финиш - үзәк мәйданда). Эстафата турында положениене район гәзитенең https://bakali.rbsmi.ru сайтында карагыз;
12.30 сәгатьтә - спорт-патриотик акция (гер спорты, үзәк мәйдан);
13 сәгатьтә – балалар өчен «Күңелле стартлар» (үзәк мәйдан);
20 сәгатьтә — ретро-техника күргәзмәсе, концерт программасы (үзәк мәйдан);
21.30 сәгатьтә - ретро-дискотека (үзәк мәйдан);
22 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
Оештыру комитеты.
Читайте нас: