+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 13:42

Без онытмыйбыз

Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 8 А сыйныфы укучысы Эльза Шәйнурова педагоглар Е.А.Алчинова һәм Т.П.Решетникова, урындагы телевидение хезмәткәрләре белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны П.Ф.Вербинда кунакта булдылар.

Бакалыдагы 1нче мәктәпнең 8 А сыйныфы укучысы Эльза Шәйнурова педагоглар Е.А.Алчинова һәм Т.П.Решетникова, урындагы телевидение хезмәткәрләре белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераны П.Ф.Вербинда кунакта булдылар.
Павел Федорович Шарашлы авылында 1923 елда туа. 1941 елның октябрендә армиягә чакырыла. 41нче гвардия укчылар дивизиясендә хезмәт итә. Сугыш башында Мәскәү шәһәрендәге уку батальонына эләгә, анда «Внуково» аэропортында парашют белән сикерәләр, аннан соң 1942 елда Сталинград фронтына җибәрелә. Сталинград өчен алышларда катнашканы өчен «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1942 елның 17-18 декабрендә Твердохлебово һәм Расковка авыллары янындагы алышларда биш немецны шәхсән үзе юк итә, дошман пулеметы уты астында минометчылар взводын атакага әйди һәм беренче булып авылга керә. Язмыш солдатка мәрхәмәтле була - исән-сау өенә кайта.
Сугыш тәмамлангач, тагын ике ел чит илдә хезмәт итә, Будапештны һәм Венаны азат итүдә катнаша. Туган авылы Шарашлыга 1947 елда гына кайта. Авыр вакытлар була, авылда ир-егетләр җитми. Берничә ел туган колхозында эшли, аннан соң лаеклы ялга кадәр ПМКда балта остасы булып хезмәт куя.
Павел Федорович тормыш иптәше Пелагея Васильевна Коновалова белән өч кыз һәм өч малай тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше дүрт ел элек вафат булды, әмма ул һәрвакыт балаларының һәм оныкларының игътибары һәм хәстәрлеге уртасында.
Сугышны Павел Федорович еш искә ала. Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларында җиңүне халык 74 ел элек яулады, әмма бу канлы эз хәтердән һичкайчан җуелмас.
Ветеранга озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф телибез, ә без, хәзерге буын, Җиңү ветераннары белән һәрвакыт горурланачакбыз!
Елена Алчинова, укытучы.
Читайте нас: