+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 15:32

Буыннарны берләштерүче бәйрәм

Фашизмны Бөек Җиңү көненнән 74 ел үтте. 9 Майда без кабат ветераннарны хөрмәтләячәкбез. Илдә, республикада, районда бәйрәм митинглары, концертлар, очрашулар үтәчәк.

Фашизмны Бөек Җиңү көненнән 74 ел үтте. 9 Майда без кабат ветераннарны хөрмәтләячәкбез. Илдә, республикада, районда бәйрәм митинглары, концертлар, очрашулар үтәчәк.
Һәйкәлләргә чәчкәләр, веноклар куелачак, чагу фейерверклар шәлкеме күкне бизәячәк. Бу чараларда мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең катнашуы мөһим. Чөнки тарихны үзгәртергә тырышучылар табылган бүгенге гади булмаган шартларда яшь буын совет солдатының бөек батырлыгы турында дөреслекне белергә тиеш. Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Үлемсез полк” сафлары үтәчәк. Кешеләр бу хәрәкәткә йөрәк кушуы буенча, туган йортларына инде мәңге әйләнеп кайтмаячак якыннарын хөрмәт белән искә алып кушылачаклар. Без фронтовикларның батырлыгына һәм кыюлыгына сокланабыз, фидакарь хезмәт өчен тыл эшчәннәренә рәхмәт белдерәбез, “сугыш балаларына” төшкән ачы сынауларны хәтергә алабыз.
Туган ил өчен гомерләрен биргәннәрне беркайчан да онытмаячакбыз. Әмма безнең бүгенге төп бурычыбыз исәннәргә: фронтовикларга, тыл эшчәннәренә, Ленинград камавында булганнарга, концлагерьлар тоткыннарына, һәлак булган яугирләрнең тол хатыннарына ярдәм күрсәтү.
Лаеклы тормыш белән яшәвебез, сугыш, танылган геройлар һәм гади яугирләр турында хәтернең җиребездә яшәве мөһим.
Районда 18 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 454 тыл эшчәне, һәлак булган һәм үлгән сугышта катнашучыларның 128 тол хатыны яши. 2018 елда социаль ярдәм линиясе буенча аларга 13 млн сумнан күбрәккә төрле түләүләр башкарылды.
“Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең 48 социаль хезмәткәре районның 54 торак пунктында өлкән яшьтәге 549 гражданны хезмәтләндерә. Аларның 47се - тыл эшчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары. Социаль хезмәткәрләр аларга азык-төлек, беренчел кирәкле товарлар, ягулык сатып алуда, коммуналь хезмәтләргә түләүдә, ризык әзерләүдә, өй, ихата җыештыруда, яшелчә культуралары утыртуда һәм җыеп алуда ярдәмләшәләр.
Ветераннарга актив ярдәм итү айлыгы бара. Социаль хезмәткәрләрдән торган бригада төпкелдәге торак пунктлары ветераннарына көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтә. Авыл биләмәләрендә ветераннар белән зур эш үткәрелә. Ветераннарны төрле комиссияләр составында эшкә җәлеп итәләр, алар урыннардагы хатын-кызлар советларына җитәкчелек итәләр, участок сайлау комиссияләре әгъзалары булып торалар.
Ветераннарның сәламәтлеген саклау мәсьәләсенә лаеклы игътибар бирелә. 2018 елда 2387 пенсионер диспансеризация үтте. 778 ветеран стационар дәваланды. Көндезге стацио
нарда 540 кеше дәвалану курсы үтте.
Район мәктәпләрендә патриотик тәрбия бирү тәрбияләү процессында аерылгысыз өлеш булып кала. Хәрби-патриотик тәрбия, гражданнар оборонасы һәм янгын хәвефсезлеге айлыклары зур әзерлек белән үтә. Чараларның тулы бер өлеше Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Район тантаналары кульминацион мәлгә әйләнәчәк.
9 Май безнең йөрәкләрдә бөек горурлык, хәтер һәм кайгы көне булып калачак. Каһарманлык, кыюлык өчен ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез! Районда яшәүчеләрнең сугыш елларында кылган батырлыгы алдында башыбызны иябез. Сезнең алда мәңге бурычлыбыз! Сезнең батырлык яшьләр өчен һәрвакыт рухлану чыганагы булачагына ышанабыз!
Сезне бөек бәйрәм белән тәбриклим! Тыныч күк йөзе, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим.
Зинфира СОЛТАНОВА,
районның ветераннар
советы рәисе.
Читайте нас: