Дияш авылында яшәүче тыл эшчәне һәм хезмәт ветераны Евдокия Тимофеевна Рыбакова - бәләкәйдән үк авыр шартларда колхозда эшләп Җиңүгә өлеш кертүчеләрнең берсе.
1941 елда Е.Т.Рыбаковага 10 яшь тула. Шул вакыттан аның хезмәт биографиясе башлана. Ир-егетләрне фронтка алалар, барлык эшләрне хатын-кызлар, балалар һәм картлар башкара. Башка балалар белән бергә басуда эшли: чәчә, чаба, суктыра, башак җыя, берничә километр ераклыктагы урманга утынга бара. Кышын җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли һәм башка авылдашлары белән бергә аларны яугирләргә фронтка җибәрә.
- Сугыш вакытында кешеләр күңел ачмады, аның кайгысы юк иде, - дип сөйли ветеран. - Шатлыклы вакыйгалар да булгалап торды: безнекеләрнең фронттагы уңышларына, кем дә булса фронттан өенә кайтса шатландык. Андый вакытта барысы бергә җыелышып, солдаттан сораштырдылар, шатландылар, җырладылар. Әлбәттә, бәйрәмнәр дә булды – 7 Ноябрь, Яңа ел. Сугыш тәмамлану һәм фашист армиясе тар-мар ителү турында хәбәр килгәч, шатлыгыбыз иксез-чиксез булды. Бу көнне кешеләр урамнар буйлап йөрделәр, шатландылар, көлделәр, барысы да кочаклашты һәм бер-берсен котлаштылар – бу чын бәйрәм булды, - дип хәтерли Евдокия Тимофеевна.
Әмма сугыштан соңгы елларда да кыенлыклар дәвам итә. Ир-егетләр сугыштан кайта башлый, әмма алар шулкадәр аз булалар, шуңа да хатын-кызлар һәм үсмерләр ир-егетләр урынына эшләүләрен дәвам итәләр. Сугыштан соңгы беренче елларда уңыш булмый, икмәк һәм башка азык-төлек җитми. Әмма моңа да түзәләр, көнкүреш җайга салына.Тормыш үз урынына баса.
Сугыштан соң Евдокия Тимофеевна колхозда савучы була, чөгендер эшкәртә. “Коммунизмга” колхозының алдынгы тракторчысы тормыш иптәше Владимир Васильевич белән бик тату яшәделәр. Тормыш буйлап 50 елга якын бергә атладылар, җиде бала – ике кыз һәм биш ул тәрбияләп үстерделәр. Ана батырлыгы өчен “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Сугыш һәм сугыштан соңгы кыенлыклар аны чыныктыра гына, тормышның һәм яшәлгән һәр көннең кадерен белергә өйрәтә. Хезмәт ветераны үзен эшкә генә багышлап калмый, җәмәгатьче, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы да була. Владимир Васильевич - гармунда, ул балалайкада бик оста уйнады, яхшы җырлады һәм биеде.
Бүген Евдокия Тимофеевна кече улы Владимир белән яши, ул әнисен сөю һәм игътибар белән чолгап алды. Балалары һәм 14 оныгы әниләре һәм картәниләре, картәбиләре янына еш кайталар, аның турында хәстәрлек күрәләр, игътибар күрсәтәләр, бу олы яшьтәге хатын өчен аеруча мөһим.
Дияш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.