+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 21:12

Җиңү өчен рәхмәт, картбабам!

Минем картбабам Назаров Степан Дмитриевич – сугышта катнашучы.

Минем картбабам Назаров Степан Дмитриевич – сугышта катнашучы. Ул сугыш елларын хәтеренә алырга яратмый, шул еллар вакыйгалары турында тавышы калтыранып сөйли. Картбабам 1924 елда Яңа Маты авылында туган, җидееллык мәктәпне тәмамлап, тимерче һөнәрен үзләштергән. 18 яше тулгач, 1942 елның августында Кызыл Армия сафларына чакырылган. Бөтен сугышны рядовой солдат булып үткән, югары званиеләре дә юк, әмма ул еракта калган кырыгынчы елларда көченнән килгәннең барысын эшләгән. Берничә тапкыр яраланган.
Ул кырыс сугыш елларында тормышында төрле күп очраклар була. Күпне кичерергә туры килә аңа. Әмма бер очракны ул аеруча дулкынланып хәтеренә ала. 1945 елның апрелендә Груберау авылы өчен алыш була. Иптәшләре белән аңа берничә тапкыр дошман тылына разведкага барырга туры килә. Шәхсән үзе дошманның сугышчан көчләре урнашуы турында кыйммәтле мәгълүматны кулга төшерә. Моның өчен ул “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнә. Башка наградалары да бар, әмма шушысы аның өчен аеруча кадерле.
1946 елда туган якларына әйләнеп кайтканнан соң картбабам Сазановка авылыннан Галина исемле кызга өйләнә. Яңа Маты совхозында тимерче булып эшли, күп хезмәт бүләкләренә лаек була. Тату гаиләдә җиде бала үсә. Алар тормышта үз урыннарын тапканнар. Хәзер аларның 18 оныклары һәм 20 туруннары бар. Өлкән буынның тормыш юлы безнең барыбыз өчен үрнәк булып тора.
Тыныч вакытта сугышчан бүләкләренә күп кенә юбилей медальләре өстәлде. Картбабам дан-шөһрәт эзләмәде, һәрвакыт кеше алдында булды. Намуслылык, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек һәм тыйнаклык – аның төп сыйфатлары.
Минем һәм яшьтәшләремнең балачагы бәхетле. Ул куркыныч көннәр турында без өлкәннәр сөйләгәннәрдән, китаплардан һәм кинофильмнардан гына беләбез. Безнең изге бурыч - исән калган яки киләчәгебез өчен гомерен биргәннәрнең исемнәрен һәм батырлыкларын хәтердә саклау.
Елизавета ГУДОШНИКОВА, Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең
10нчы сыйныф укучысы.
Читайте нас: