+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 16:35

Җиңү хаты

Җиңү көне алдыннан Бакалыдагы 1нче урта мәктәп укучылары “Җиңү хаты” Бөтенрусия акциясендә катнаштылар, акция социаль-патриотик проект булып тора һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үтә. Акциянең бурычы – киләчәк буыннар өчен тыныч күк йөзен саклап калган геройлар батырлыгы турында искә алу.
Укытучыларның сизгер җитәкчелегендә һәм әти-әниләр ярдәмендә укучылар ветераннарга – сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга, тыл эшчәннәренә, сугыш балаларына адресланган хатлар яздылар. Теләкләр һәм Бөек Җиңү өчен рәхмәт сүзләре белән хатлар үз адресатларына 9 Майга барып җитәчәк.
Укучыларның ветераннарга хатларын район гәзитенең 7нче майда чыккан 37-38нче санында укыгыз.
Читайте нас: