БР Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Илдусович Фәзрахманов район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев белән бергә 1 майда безнең басуларда булдылар, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән очраштылар, язгы басу эшләре барышы белән таныштылар.
Туфрак өлгергән, бер көнне югалтмыйча, басуларга актив чәчәргә кирәк - аграрийлар алдына шундый бурыч куелды.