+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 13:49

Туган илне яратырга өйрәтәләр

Патриотизм - Туган илеңне, халкыңны ярату ул. Үз илеңнең героик тарихын белү, Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгы өчен горурлык тою мөһим.

Патриотизм - Туган илеңне, халкыңны ярату ул. Үз илеңнең героик тарихын белү, Бөек Ватан сугышында халкыбыз батырлыгы өчен горурлык тою мөһим.
Иске Корыч урта мәктәбендә укучыларда патриотизм һәм гражданлык тәрбияләү буенча планлы эш алып барыла. Без, әти-әниләр, мәктәпнең илебезнең чын патриотларын тәрбияләвенә шатланабыз. 23 февральгә, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә, 9 Майга багышланган чараларга җитди әзерләнүче балаларыбызга горурланып карыйбыз. Бүген мәктәптә кызыклы һәм эчтәлекле эш алып барыла. Барлык сыйныфларда кыюлык дәресләре үтә, Иске Корыч авылында Җиңү хөрмәтенә булачак парадка әзерлек бара.
Алда торган бәйрәмгә өлкән иптәшләре белән бергә горурлык белән 1нче сыйныфлар укучылары да (сыйныф җитәкчесе Л.А.Басыйрова) әзерләнә. “Син язмышым минем, Башкортстан!” халык иҗаты район фестиваленең лауреатлары булдылар. Алар башкаруындагы “Тучи в голубом” хәрби биюе беркемне дә битараф калдырмады. Алар әти-әниләре сатып алган хәрби костюмнарга бик шат булдылар.
Мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләү эше көн саен алып барылырга тиеш. Без, зурлар, илнең киләчәгенә ваемсыз түгеллегебезне белдереп, үзебез үрнәк күрсәтергә тиешбез. Әгәр балалар зурларның илебезне сүзләрдә генә түгел, чынында яратуларын тойсалар һәм күрсәләр, алар аңа ышаначаклар, патриотик тойгылар тәрбияләү дә тиешле юнәлеш алачак. Шул чагында бу эшнең нәтиҗәсе дә булачак.
Ильза СӘМИГУЛЛИНА, әни.
Читайте нас: