+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 21:16

Тылда фронттагы кебек

Миңҗамал Миңне-кәевна Садретдинова - тылда үзен аямыйча эшләгәннәрнең берсе. Ул 1 дәрәҗәдә Ана медале, «Хезмәт ветераны», «Тыл эшчәне» медальләре, күпсанлы грамоталар, юбилей медальләре белән бү-ләкләнгән.

Миңҗамал Миңнекәевна Садретдинова - тылда үзен аямыйча эшләгәннәрнең берсе. Ул 1 дәрәҗәдә Ана медале, «Хезмәт ветераны», «Тыл эшчәне» медальләре, күпсанлы грамоталар, юбилей медальләре белән бү-ләкләнгән.
Миңҗамал апа 1927 елда Нарат-Чокыр авылында туган. Ул сугыш яралаган балачагын, олылар белән беррәттән балалар һәм үсмерләрнең эшләвен ачынып исенә ала. Фермаларда сыер савалар, көтү көтәләр, фронт өчен җылы әйберләр җыялар, оекбашлар бәйлиләр, икмәк һәм бәрәңге үстерәләр, печән хәзерлиләр, ашлык уралар, бакчада эшлиләр, олылар белән бергә сыерлар җигеп җир сөрәләр. «Барысы фронт өчен, барысы Җиңү өчен!» төп девиз була. Ул елларда беркемне дә олыларга һәм балаларга бүлмиләр: кайгы барысы өчен уртак була, барысы өчен дә бер. Барысы да хезмәт куя.
Тыныч тормыш та җиңелләрдән булмый. Тормыш иптәше Миргай Бәдретдинович белән бар гомерләрен колхозда эшләүгә багышлыйлар. Миңҗамал Миңнекәевна озак еллар сыер сава, бозаулар карый, төрле эш башкара, башта - «Искра Ленина» колхозында, арытаба, Михайловкага күчеп килгәч, Ленин исемендәге колхозда эшли. Ире ат караучы, сөт җыючы була. Колхоздагы киеренке көннәр ир белән хатынга зур хуҗалык алып барырга комачауламый, алар ихата тулы мал-туар, кош-корт: сыерлар, атлар, сарыклар, күркәләр асрыйлар. Садретдиновлар сигез балаларында да хезмәт сөючәнлек, һәр эшкә намуслы караш тәрбиялиләр. Алар балачактан ук әти-әниләренә утын әзерләргә, печән чабарга, мал, бакча карарга ярдәмләшәләр. Барысы да хезмәт сөючән, лаеклы кешеләр булып үсеп җитәләр, тормышта үз урыннарын табалар.
Хәзерге вакытта 92 яшьлек Миңҗамал апа хәстәрлек һәм игътибар эчендә кызы Мөгаллимә һәм улы Рәшит белән яши. Кызганычка каршы, яшь үзенекен итә, сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы ач-ялангачлык, авыр хезмәт тә үзен белдерә, сәламәтлеге һәм хәтере дә начарайды. Әмма, моңа карамастан, ветеран үзен бәхетле кеше дип саный - ул авыр елларда исән калган, ана булу бәхетен татыган, ә иң мөһиме, картлыгын тыныч күк астында каршылый. Ветеранга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Наталья ЕГОРОВА, Дияш авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: