+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 13:48

Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт!

Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 8 В сыйныфы укучысы Арина Попованың Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Федотович Марков белән интервьюсы.

Бакалыдагы 2нче мәктәпнең 8 В сыйныфы укучысы Арина Попованың Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Федотович Марков белән интервьюсы.
- Василий Федотович, Сез сугыш турында ничек белдегез?
- Мин аның турында туган авылым Үмердә белдем, миңа 17 яшь иде.
- Сезне кайчан фронтка алдылар?
- 1942 елның 22 августында.
- Сез хезмәтегезне кайда башладыгыз? Кайсы хәрби подразделениедә, взводта, батальонда?
- Совет Армиясе сафларына алындым һәм өч айга - Башкортстанның Алкино хәрби шәһәренә, аннан соң Бурдиговога җибәрелдем. Аннан безне эшелон белән беренче Украина фронтына 193нче укчылар полкына җибәрделәр. Украина аша үткәндә тулысынча яндырылган авылларны күрдек. Алардан бары мичләр генә калган. Харьков янында төштек, минем өчен чын сугыш шунда башланды.
Беренче һөҗүмне тетрәнеп хәтергә алам - әйләнә-тирә дөрләп яна, шартлый, кан, яшь полкташларның үлеме... Әмма без чигенмәдек, төрле торак пунктларны азат итеп бары тик алга бардык.
- Сез нинди хәрби операцияләрдә катнаштыгыз?
- Харьковны азат итүдә катнаштым.
- Сугышның иң истә калган эпизоды турында сөйләгез әле.
- Һөҗүм вакытында кыйпылчыктан яраландым. Текә ярлы елгага кадәр көч-хәл белән шуышып барып җиттем, аны кичә алмадым. Яр буенда аңымны югалтканмын. Мине кем коткагандыр, госпитальгә ничек эләккәнмендер - хәтерләмим. Госпитальдә миңа операция ясадылар. Аннан соң безне кабат бүлә башладылар. Җиңел яралыларны алгы сызыкта калдырдылар, авырларын илнең эченә озаттылар. Шулай итеп мин туган җиргә, Башкортстан госпитальләренең берсенә кайттым. Анда мин ярты елга якын булдым, аннан соң өйгә отпускка җибәрделәр.
- Сугыш тәмамлану турында Сез кайчан һәм кайда белдегез?
- Ярам төзәлү белән мине кабат Алкинога җибәрделәр, анда икмәк пешерүче булып хезмәт иттем. Нәкъ шунда сугыш тәмамлану турында белдем. 1945 елның октябреннән хезмәт итүчеләрне өйләренә кайтара башладылар. Башта өлкәнрәк яшьтәге солдатларны җибәрделәр, ә мине өлкән ипи пешерүче итеп калдырдылар. Өйгә мин бары тик октябрь ахырында гына кайттым.
- Арытабангы тормыш юлларыгыз ничек үтте?
- Сугыштан соң туган Үмер авылына кайттым. Колхозда төзелеш бригадасына столяр булып эшкә урнаштым, соңрак бригадир булдым, хисапчы вазыйфасыннан пенсиягә чыктым. Һәркайда гадел, намуслы эшләдем, хезмәт ветеранымын. 1947 елда өйләндем, минем 5 балам, 12 оныгым, 18 туруным һәм бер турунымның баласы бар.
- Күкрәкне нинди наградалар бизи, аларны нәрсә өчен алуыгыз турында сөйләгез әле.
- Немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән кыюлык, түземлек һәм каһарманлык өчен һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 40 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Ватан сугышы орденым бар. Шулай ук “1941-1945 еллар фронтовигы” билгесе, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләндем.
- Безнең буынга Сез нәрсәләр теләр идегез?
- Теләкләрем изге: яхшы укысыннар, бер-берсенә ярдәм итеп тату яшәсеннәр, әти-әниләренең һәм якыннарының кадерен белсеннәр.
- Кызыклы сөйләгәнегез өчен рәхмәт, Василий Федотович, без Сезнең батырлыкка һәм кыюлыкка сокланабыз. Чын геройлар белән турыдан-туры аралаша алуыбызга шатбыз. Баш очында тыныч күк өчен сезнең буынга рәхмәт әйтәбез, ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез.
Читайте нас: