+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 17:14

Яңа технологияләр буенча

Бүген, 7 майда, Бакалы элемтәчеләре бөтен илдәге коллегалары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр

Бүген, 7 майда, Бакалы элемтәчеләре бөтен илдәге коллегалары белән бергә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр.
Туймазы районара телекоммуникацияләрне техник эксплуатацияләү үзәгенең Бакалы линия-техник цехы коллективы өч елдан артык яңа шартларда хезмәт куя. “Башинформсвязь” җәмгыяте хәзер “Ростелеком” составында эшли. 2018 елда куелган барлык бурычларны башкарып чыктык. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өстендә җентекле эш үткәрдек. Күпфатирлы йортлар секторында хуҗалык алымы белән FTTB челтәрләре төзелде, бу интернет һәм IP-телевидение буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирде, әлеге вакытта күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең 50 процентыннан күбрәге шушы хезмәтләргә күчтеләр.
Узган елның ноябрендә, декабрендә район үзәгендә подряд ысулы белән GPON яңа челтәрләре төзелде. Бу шәхси секторда яшәүчеләр яңа хезмәтләр алдылар дигәнне аңлата, алар өчен җепселле элемтә һәр фатирга кертелде һәм абонентларның 47 проценты шушы хезмәттән файдалана. Телевизион программаларны кабул итү сыйфаты һәм интернет тизлеге шактый яхшырды. Өстәмә рәвештә FTTB һәм GPON челтәрләренә видеокамералар тоташтырыла башланды, алар үз участокларын күзәтү астында тоту өчен бинаның эченә дә, тышкы ягына да урнаштырыла.
Яңа технологияләрнең үсүе, элемтәнең өр-яңа ысуллары барлыкка килү берничә ел элек таләп ителгән традицион хезмәтләрдән файдалану күләмнәрен киметә, шул сәбәпле үткәргечле телефония кимүгә таба бара, чөнки бу технологияләрдә телефонның булуы мәҗбүри түгел, хәзер телефон һәркемнең кесәсендә бар. Абонентларның күбесе үз эченә берьюлы берничә хезмәтне: өй телефоны, интернет, телевидениене алган пакетларны тоташтыруны хуп күрәләр. Безнең компания, клиентлар өчен отышлы һәм кызыксындыргыч шартлар тәкъдим итеп,тарифлар һәм пакетлар төрләрен актив яңартып тора.
Безнең коллективта эшләнелгәннең барысы үз хезмәткәрләребез куллары белән башкарыла. Безнең коллектив зур түгел, әмма без күпне эшлибез. Хәзерге вакытта электромонтерлар Н.В.Марков, С.И.Шокуров, В.И.Краснов, Р.Г.Гаскәров, электромеханиклар Н.А.Хөсәенов, З.М.Шәрифуллина, Г.З.Точина, әйдәүче инженер А.Н.Павлов районда элемтәне үстерүгә үз өлешләрен кертәләр.
Районда элемтә булдыру эше башында торган ветераннарыбызга зур рәхмәт әйтәсе килә. Җиңү көне алдыннан барыгызны Җиңү көне белән котлыйбыз.
Николай ПАВЛОВ,
Бакалы линия-техник цехы начальнигы.
Читайте нас: