+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 Май 2019, 13:55

Язның бер көне елны туйдыра

“Якты чишмә” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре май бәйрәмнәрен яхшы хезмәт уңышлары белән билгелиләр. Алар җитештерүчән эшлиләр, солы, арпа чәчүне оптималь срокларда төгәлләделәр, сабан ашлык культуралары чәчүгә керештеләр. Механизаторларны җитезлек һәм һөнәрмәндлек аерып тора. Алар өчен бәйрәмнәр юк, үзләренең төп имтиханнарын уңышлы тотарга ниятлиләр.

“Якты чишмә” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре май бәйрәмнәрен яхшы хезмәт уңышлары белән билгелиләр. Алар җитештерүчән эшлиләр, солы, арпа чәчүне оптималь срокларда төгәлләделәр, сабан ашлык культуралары чәчүгә керештеләр. Механизаторларны җитезлек һәм һөнәрмәндлек аерып тора. Алар өчен бәйрәмнәр юк, үзләренең төп имтиханнарын уңышлы тотарга ниятлиләр.
Аяз көннәр башлану белән, авыл хуҗалыгы игенчеләре язгы басу эшләренә керештеләр. Техника вакытында һәм сыйфатлы ремонтланганлыктан, хуҗалык басуларында көн саен берничә берәмлек техника күрергә мөмкин. Дым каплатуны, күпьеллык үләннәрне тырмалатуны кыска срокларда үткәрделәр. Механизаторлар Валерий Осипов, Виталий Батраев, Данил Дәүләтҗанов, Дмитрий Кудряшов, Илья Кириллов бу эшләрдә намуслы эшләделәр. Тәҗрибәле ике тракторчы Алексей Батраев һәм Данил Дәүләтҗанов җир сөрү белән шөгыльләнделәр.
Без килгән көнне Илеш районы чигендәге 100 гектарлы басуда ике берәмлек техника эшли иде. Осталыгы белән танылган игенче Валерий Осиповның чәчү агрегаты агуланган солыны яхшы эшкәртелгән җиргә чәчә иде. Аның кебек үк тәҗрибәле Виталий Батраев һәм Дмитрий Кудряшов басуларга культивация үткәрделәр. Александр Игушин орлык китерү, чәчүчеләр Родион Орехов һәм Сергей Чернов - заправкалау белән мәшгульләр. Яшь тракторчы, Бакалы агротехнологик колледжының 3нче курс укучысы Артем Железков чәчү эшләре комплексын тәмамлый, ул чәчелгән җирләрне катоклый. Механизаторлар санаулы сәгатьләрдә шушы участокта чәчүне тәмамладылар һәм икенчесенә күчтеләр.
Игенчелек эшендә механизаторларның тәҗрибәсе һәм осталыгы җитәрлек, аларның һәркайсының берничә дистә ел эш стажы бар. Сүз уңаеннан, бу хуҗалыкта агротехнологик колледжның 6 укучысы тәҗрибәле механизаторлар белән бердәй эшлиләр. Аларның дүртесе – Илек егетләре, икесе – Үмер һәм Килей авылларыннан.
Хуҗалык җитәкчесе В.Г.Филиппов кыр эшләрендә катнашучылар турында яхшы фикердә. - Быел туфракта дым аз, шуңа күрә төп көчне чәчүне кыска срокларда башкаруга юнәлттек, ди Вячеслав Геннадьевич. Бөртеклеләр чәчүне төгәллисе һәм силос өчен культуралар чәчәсе калды, моның өчен 300 га туфракны әзерләдек инде. Һава торышы шартлары: әле яңгыр, әле кар комачаулык итмәгән булса, төнге суыклар да җиргә җылынырга ирек бирмәде, эшләрне күптән төгәлләгән булыр идек.
Механизаторлар намуслы, нәтиҗәле хезмәт куялар. Булачак уңышка турыдан-туры чәчүдә катнашучылар гына түгел, бәлки хезмәтләндерүче звенолар да ышанычлы нигез сала. Техниканың ватылуларсыз эшләвендә товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Виктор Ореховның, шулай ук слесарьлар Сергей Архиповның, Петр Кудряшовның, токарь Николай Дырнаевның да өлеше зур. Мәсәлән, Николай Иванович Дырнаев күптән инде лаеклы ялда, әмма әле булса туган хуҗалыгына ярдәм итә, яшьләрне техниканы җитештерүчән файдаланырга, ватылуларны төзәтергә өйрәтә.
Хуҗалыкта басу эшләренә нигезле әзерләнүләре һәрҗирдә күренә. Баш агроном Артем Игушин сөйләвенчә, басу эшләрен тәмамлау өчен төзек техника, орлыклар, ягулык-майлау материаллары бар. Быел бодайның 25 т элиталы Архат сортлы, көнбагышның Тристан, кукурузның РОСС-134 орлыкларын сатып алганнар. Матди дәртләндерү чаралары да каралган. Чәчүдә катнашучылар өчен кайнар туклану оештырылган. Матди дәртләндерү чаралары, һичсүзсез, язгы басуда җитештерүчән эшләүгә булышлык итә.
Э.Солтанова.
Читайте нас: