+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 11:20

Алтын куллы хирург

Һәр һөнәр диярлек кешеләр алдында зур җаваплылык белән бәйле. Ә үзе өчен хирургияне сайлаучылар гомер буена кеше гомере өчен җаваплылык йөге йөртүгә дучар. Талантлы, көчле ихтыярлы һәм һөнәри грамоталы кешеләр хирурглар булалар. Ирина Ивановна Холмогорова 1925 елның 15 апрелендә Удмурт автономияле республикасының Русский Вожой авылында туган.

Һәр һөнәр диярлек кешеләр алдында зур җаваплылык белән бәйле. Ә үзе өчен хирургияне сайлаучылар гомер буена кеше гомере өчен җаваплылык йөге йөртүгә дучар. Талантлы, көчле ихтыярлы һәм һөнәри грамоталы кешеләр хирурглар булалар. Ирина Ивановна Холмогорова 1925 елның 15 апрелендә Удмурт автономияле республикасының Русский Вожой авылында туган.
1940 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң Ижау шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланганлыктан, өч ел урынына нибары ике ел гына укырга туры килә. Училищены «бик яхшы»га тәмамлый һәм 1942 елда Ижау медицина институтына күчерелә. Белгечлек алгач, юллама буенча Старо-Зятцинский районы дәваханәсенә җибәрелә, анда биш ел хирург һәм баш табибә булып эшли. 1952 елда гаилә торышы буенча Башкортстанга күченеп килә. Дәүләт хәвефсезлеге министрлыгы санчастендә эшли.
Партиянең “Яшь белгечләр - авыл җиренә” чакыруы буенча Башкортстан сәламәтлек саклау министры билгеләве буенча Бакалы районына килә. Яшь табибә беренче көннәрдән үк сыйфатлы, һөнәри әзерлеге, кызыксынучанлыгы һәм яңаны танып-белергә омтылуы белән үзенә игътибар җәлеп итә. Коллективка тиз ияләшә, аның проблемаларына һәм хәстәрлекләренә, шатлыкларына һәм борчылуларына чума. Кискен җаваплылык тойгысына ия булып һәм авыру кешегә ихлас ярдәм итәргә омтылып, ул һәрвакыт кыюлыгы һәм тәвәккәллеге белән аерылып тора. Яшь хирург яшәү мәгънәсенә әйләнгән яраткан эшенә тулысынча бирелә. Аның хезмәт стажы ярты гасырга (!) якын, шуның 35 елында ул бакалыларны дәвалады.
Шушы вакыт эчендә ул оештыручы һәм практика алып баручы табибә сыйфатларын уңышлы яраштыра. Табиблар районда җитәрлек булмый һәм авыл докторына бер үк вакытта ике – хирургия һәм бала тудыру бүлекчәләрендә эшләргә туры килә. Пациентлар һәрвакыт аңа өмет һәм ышаныч белән карыйлар, аның ярдәм итәсен беләләр. Кыюлыгы, белеме, тәҗрибәсе һәм ныкышмалылыгы Холмогоровага алтын куллы хирург булырга ярдәм итә.Бакалыларның күп буыны коткарып калынган гомерләр өчен аңа зур рәхмәт әйтәләр. Чынлап та, Ирина Ивановнаның горурланыр нәрсәләре бар, чөнки аның озын һәм җиңел булмаган гомере иң игелекле эшкә - кеше гомерләрен саклап калуга багышланды. 30 ел хирург булып эшләү дәверендә табибә җиде меңнән артыграк операция ясаган. Шушы саннар артында - киеренке һәм тырыш хезмәт, борчылулар, йокысыз төннәр. Ул район дәваханәсе дәрәҗәсендә мөмкин булган төрле катлаулылыктагы операцияләр ясый. Һәрвакыт карышусыз була, коллегаларына сүз белән дә, эше белән дә ярдәм итә.
Еллар үтү белән тәҗрибәсе, хирург осталыгы арта. Ул даими укыды, белгечлеге буенча камилләшү курсларына барды, хирургик практикага дәвалауның яңа алымнарын актив кертте. Доктор үзаллы белем алу белән актив шөгыльләнде, бер үк вакытта баш табибә, медицина часте начальнигы, партия оешмасы секретаре вазыйфаларын башкарды. Берничә чакырылыш район Советы депутаты булып сайланды, КПСС райкомы әгъзасы булды. Боларның барысы актив тормыш позициясе, югары һөнәрмәндлек, гаять зур тормыш энергияле гаҗәеп кешегә хөрмәт һәм ышаныч турында сөйли. Лаеклы ялга чыкканнан соң Ирина Ивановна тагын 13 ел пациентларны дәвалавын дәвам итте. Барлык шушы елларда яшьләрнең абруйлы остазы булды.
Үз хезмәте өчен Ирина Ивановна медальләр, грамоталар, 1966 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
И.И.Холмогорова - актив озын гомер үрнәге. Аның кызыксынулар даирәсе зур – музыка, китап уку, кул эшләре. Район дәваханәсе коллективы өчен, анда аның улы да эшли, ул элеккечә Укытучы һәм Остаз булып кала.
Тамара СӘМИГУЛЛИНА,
баш табибның халыкны медицина хезмәтләндерүе буенча урынбасары.
Читайте нас: