+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 14:05

Биредә балачак яши

Ленин урамында авыл Советы хакимияте бинасы каршына урнашкан “Балалар дөньясы” магазины - бакалыларның, аеруча кечкенәләрнең яраткан урыннарының берсе. Балаларның шатлыклы йөзләре сурәтләнгән зур баннерлы заманча архитектуралы яхшы йорт күзгә ташланып тора.

Ленин урамында авыл Советы хакимияте бинасы каршына урнашкан “Балалар дөньясы” магазины - бакалыларның, аеруча кечкенәләрнең яраткан урыннарының берсе. Балаларның шатлыклы йөзләре сурәтләнгән зур баннерлы заманча архитектуралы яхшы йорт күзгә ташланып тора.
Бинада, үзеңне әкият дөньясына эләккән кебек хис итәсең. 100 квадрат метрда яңа туганнан алып үсмер яшьтәге балалар өчен товарлар урнаштырылган. Сәүдә мәйданының яртысы уенчыкларга, иҗат итү өчен изделиеләргә, логиканы үстерү әйберләренә, канцтоварларга бүленгән. Сатып алучыларга киштәләрдән формасы, төсе һәм башкару стиле буенча төрле җәнлекләр һәм курчаклар карап тора, заманча машиналар, пистолетлар, радиоидарәле уенчыклар игътибарны җәлеп итә.
Стеллажлар яшь категорияләренә карап малайлар һәм кызлар өчен аерып куелган. Касса янында төрле зурлыктагы йомшак уенчыклар, янәшәдә - конструкторлар һәм трансформерлар, алга таба - малайлар, кызлар өчен уенчыклар, сюжет-рольле, дидактик уеннар, өстәл уеннары өчен җыелмалар, иң кечкенәләр өчен уенчыклар. Балалар иҗаты өчен товарларга аерым урын бүленгән. Барлык уенчыклар һәм товарлар сыйфатлы, ГОСТка туры килә, күбесе үз илебездә җитештерелгән.
Бинаның икенче яртысында – киемнәр, трикотаж, балаларның йокы бүлмәсе өчен урын-җир әйберләре, аяк киемнәре, сабыйлар өчен мебель, кирәк-яраклар. Магазиндагы товарларның ассортименты киң, анда нәни кешегә таләп ителгәннең барысын – кечкенә имезлектән башлап кровать, манеж, ашату өстәле яки велосипедка кадәр сатып алырга мөмкин. Шуңа күрә магазинда кеше һәрвакыт күп.
Товарларның киң ассортиментын “Балалар дөньясы” өстенлекләренең берсе дип әйтер идем. Баланың өстен-башын карарга, канцтоварлар, китаплар, уенчыклар сатып алырга була, бер сүз белән әйткәндә, барысы да бар, - ди сатып алучы Светлана.
Балалар патшалыгы хуҗабикәсе Алия Хаҗиева бизнес һәм балалар товарлары сату белән 20 елдан артыграк шөгыльләнә. Эшен базарда сатудан башлый, аннан соң сәүдә урынын арендага ала, әмма һәрвакыт үз йортын төзү, үз магазинын ачу теләге була. Алты ел элек теләге тормышка аша. Район үзәгенең үзәк урамында, туып-үскән нигезендә хыялындагы йорт барлыкка килә, эшкуарлык эшчәнлеге үсеш ала. Алия Петровна сәүдә эшчәнлеге нечкәлекләрен белә. Һөнәре буенча товар белгече - сәүдә училищесын, аннан соң кооператив техникумын тәмамлый, югары белем ала. Теоретик белеме бүген бизнес алып барырга ярдәм итә. Сатып алучыларның таләпләрен җентекле өйрәнә, шуңа ярашлы товарларга заказ бирә һәм товар артыннан үзе бара. Ышанычлы сыйфатлы продукция поставкалаучылар – Нефтекама һәм Ишембай трикотаж, Әлмәт оек-оекбаш фабрикалары һ.б. белән элемтә күптән җайга салынган.
- Агачтан һәм башка экологик чиста материаллардан уенчыкларны аеруча яхшы сатып алалар, яңа туган балалар өчен натураль чималдан товарлар таләп ителә, - дип билгели эшкуар.
Чынында исә, магазинда сатылучы товарларның сыйфаты турында сөйләү артык. Алия үзе дүрт бала әнисе, һәм натураль материалдан киемнәр һәм уенчыклар балалар өчен яхшыга гына икәнлеген белә.
Алия Петровнага бизнес алып барырга тормыш иптәше Игорь Гертрудович, улы Тимур, ул аграр университетта уңышлы белем ала, кызлары - тугызынчы сыйныфта укучы Динара ярдәмләшәләр. Кечкенәләре биш яшьлек игезәк кызлары Аделия һәм Амелия дә ярдәм итәргә тырышалар – товар урнаштыралар.
- Барысы уенчыклар арасында үтә, шуңа күрә хезмәт тәрбиясе уен формасында, үзеннән-үзе бирелә, - дип билгели магазин хуҗабикәсе һәм җылы йорт учагын саклаучы.
Әйткәндәй, үзәк урамнан биек йорт артындагы ихатада терлекләрнең күплеге күренми. Мөгезле эре терлек, сарыклар, кәҗәләр, йорт куяннары асрала. Хуҗалыкта инкубатор бар, сезонда чебиләр чыгарыла, күпчелеген үзләре өчен үстерәләр, туганнары белән бүлешәләр. Хуҗалык буенча барлык хәстәрлекләр күбесенчә Игорьга төшә. «Алтын куллы кеше» диләр аның турында әйләнә-тирәдәгеләр. Буш вакытында ул теплица, атынгычлар, беседкалар ясый, алар тиз сатылып бетә. Шуңа күрә ир белән хатын завод теплицаларына да заказлар кабул итә башладылар.
Мул уңыш бирүче бакча, ныклы хуҗалык һәм, әлбәттә, балаларның шатлыклы тавышы ишетелгән ихатадагы “Балалар дөньясы” менә шулай яши һәм үсеш ала. “Бездә балачак яши, - диләр ир белән хатын, - киләчәккә планнарыбыз күп.” Алар тормышка ашсын!
Лариса СЕЛИВАНОВА.
ОГРН 304020707800107.
Реклама хокукында.
Читайте нас: