+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 17:28

Көчле рухлы Рәйхан Минһаҗев

Бакалы авылында яшәүче Рәйхан Камалетдинович Минһаҗев фронт юлларыннан бөтен сугышны үткән. Пулеметчы булган. Димәк, һәрвакыт алгы сызыкта була. Күптапкырлар гомерен хәвеф астына куеп, кыю солдат сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан.

Бакалы авылында яшәүче Рәйхан Камалетдинович Минһаҗев фронт юлларыннан бөтен сугышны үткән. Пулеметчы булган. Димәк, һәрвакыт алгы сызыкта була. Күптапкырлар гомерен хәвеф астына куеп, кыю солдат сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан.
Сугышның ике елын комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. 1943 елның мартында армиягә алына. Кыска вакыт пулеметчыга укытылганнан соң фронтка җибәрелгән. Балтыйк буен азат иткән, немецларның Курляндия төркемен тар-мар итүдә катнашкан. Берничә тапкыр яраланган, кыюлыгы һәм сугышчан хәрәкәтләр өчен “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Өч тапкыр яраланган яугирне Җиңүдән соң шунда ук демобилизациялиләр. 1945 елда туган авылына кайткан.
Сугыштан соң хисапчы булып эшли башлый, ә берьеллык курс тәмамлаганнан соң К.Маркс исемендәге туган хуҗалыгында, аннан соң күрше “Кызыл чишмә” хуҗалыгында - бухгалтер, соңрак районның авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор булып эшләде. Гадел һәм җаваплы кеше, элекке фронтовикка хас булганча, бөтен вазыйфаларда намуслы хезмәт куйды. Хәтта лаеклы ялда да эшсез тормады. 10 ел К.Маркс исемендәге колхозның ревизия комиссиясенә җитәкчелек итте.
Рәйхан Камалетдинович бүгенге көндә дә рух ныклыгын саклап калган. Сәламәт яшәү рәвеше алып бара, район һәм республика яңалыклары белән кызыксына. Күптән түгел ул район Мәдәният сараенда үткән зур чарада - Бакалы һәм Азнакай районнары арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куюда катнашты. Ветеран очрашуга чакырулары, өлкән буынга карата хөрмәт һәм ихтирам өчен рәхмәтле.
Айрат ГАЛӘВЕТДИНОВ, районның ветераннар советы рәисе урынбасары.
Читайте нас: