+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 11:23

Мул уңыш өчен

«Нива» җаваплылыгы чик-ләнгән җәмгыятенең генераль директоры В.П.Мартынов үтенече буенча Изге Троица храмы настоятеле протоиерей Владимир Кун чәчү алдыннан гыйбадәт кылды, Нагайбак авылында орлыкларны һәм техниканы изгеләндерде.

Бу изге йола борынгыдан килә. Иртә язда, басулар кардан арыну белән, крестьяннар руханины молебен укырга чакырганнар, аннан соң ул бодай бөртекләрен дә изгеләндергән. Бу яхшы традиция күп кенә авылларда бүген дә яңара. Басуларны изгеләндерү язгы кыр эшләре алдыннан мөһим вакыйгага әйләнә.
Ләйсән ӘХМӘТШИНА, Яңа Урсай авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: