+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 14:38

Солдатка хат

Билгесез солдат обелискы алдында торам. Күз алдымда йөзләгән фамилия, шушы юлларны укыйм. Бу кешеләрнең яу кырларында ятып калуын аңлаудан күңелгә авыр, ә бит алар якты киләчәк турында хыялланганнар кемнең дә булса туганы һәм якыны, әмма “сугыш” дигән куркыныч сүз бер мизгелдә барысын да юк иткән.

Билгесез солдат обелискы алдында торам. Күз алдымда йөзләгән фамилия, шушы юлларны укыйм. Бу кешеләрнең яу кырларында ятып калуын аңлаудан күңелгә авыр, ә бит алар якты киләчәк турында хыялланганнар кемнең дә булса туганы һәм якыны, әмма “сугыш” дигән куркыныч сүз бер мизгелдә барысын да юк иткән.
Дәһшәтле сугыш еллары торган саен бездән ераклаша бара, әмма без, бернигә карамастан, үз гомерләре бәрабәренә Җиңү көнен якынайткан кешеләр турында күңелдә истәлек саклыйбыз. Без, хәзерге буын, авыр елларда Туган илебезнең иреген саклап калган чал чәчле ветераннар алдында башыбызны иябез. Илдә сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен, шуңа күрә бар халык бөек бәйрәм 9 Майда күңел күтәренкелеге белән демонстрацияләргә, парадларга чыга, ул еллар беркайчан да хәтеребездән җуелмаячагын күрсәтеп, Үлемсез полкта горурлык белән атлый. Бу бөтен Русия өчен бөек бәйрәм. Бу көнне илебезнең һәр почмагында тантаналы чаралар үтә. Балалар һәм зурлар Бөек Җиңү өчен башларын салганнарны хәтергә алалар. Бәйрәмнең төп кунаклары – ветераннар, без аларга горурлык белән карыйбыз, чөнки алар Бөек Ватан сугышы фронтларында җиңү яулаганнар. Без аларны данлыйбыз, чөнки аларның каһарманлыгыннан башка баш очыбызда тыныч күк йөзе, бәхетле балачак булмас иде. Күпме генә вакыт үтсә дә, без алыш кырларында башларын салган солдатларның истәлеген кадерләп саклаячакбыз һәм хәзер шундый алга киткән илдә яшәгәнебез өчен рәхмәтле булачакбыз.
Хәзерге яшьләр турында нәрсә генә сөйләсәләр дә, без Туган илебезнең патриотлары булып калачакбыз һәм халкыбызның Бөек Җиңү хакына ниләр күргәнен онытмаячакбыз! Хәзерге яшьләр исеменнән безнең, менә-менә снаряд шартлар һәм күнегелгән тормышыбыз җимерелер дип курыкмыйча, урамнан тыныч йөри алуыбыз өчен, үзләре турында уйламыйча көрәшкән, курку белмәс кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Сезгә, үзе турында уйламаган, көчен кызганмаган, гомерләрегез бәрабәренә ирек яулаучыларга, мөрәҗәгать итәм.
Җиңү солдаты! 21 гасыр үсмерләре һәм кызлары исеменнән сиңа мөрәҗәгать итәм. Кояш чагу яктырткан, чыпчыклар шаян чыркылдашкан җылы июнь көнен күз алдыма китерәм. Аяз җәйге көнгә хозурланып мәйданнар һәм скверлар буйлап кешеләр йөри, бу тыныч тормышның юкка чыгачагын, баш очыннан дошман самолетлары очачагын һәм җиргә үлемечле снарядлар койганлыктан урамга чыгу мөмкин булмаячагын берни дә белдертми әле. Динамикалар аша музыка агыла, кайбер гашыйк парлар вальс әйләнә. Әмма кинәт... тынлык... аннан соң ниндидер аңлаешсыз гудоклар һәм шыбырдаулар, һәм Левитанның тавышы, йөрәк түренә үтеп кереп, фашист Германиясенең көтмәгәндә һөҗүм итүе турындагы куркыныч хәбәрне белдерә. Тавышсыз кинодагы кебек, беркем бер сүз әйтми. Ә динамик аша куркыныч сүзләр дәвам итә, һәр секунд саен моның чын булмавына, моның сезнең белән була алмавына өмет юкка чыга бара. Юк, кызганычка каршы, ачы хакыйкать, бу сугыш. Акрынлап мәйданнар, урамнар, скверлар, парклар бушый бара. Син дә барысын, гомуми бәладән читтә кала алмаячагыңны, Ватан сакчыларының беренче сафында булачагыңны яхшы аңлап өеңә кайтасың. Кайнар комсомол йөрәгең сиңа тылда, башкалар артына ышакланып калу мөмкинлеге бирмәячәк. Әмма бу турыда иртә ирсез калган, ялгызы сине аякка бастырган әниеңә ничек әйтәсең? Аның күзләренә ничек карарсың, бар бәлаләрдән курчалап калырга тырышып бердәнбер баласына чат ябышкан ананың кулларын үзеңнән ничек алырсың. Кичә генә сөюеңне белдергән кызга ничек әйтерсең. Юк, алар синең гомум бәладә аларны да якларга барачагыңны аңларга тиеш. Һәм менә син кулыңа повестка тотып сафта басып торасың, әниең акрын гына елый, йөргән кызың тыйнак кына итеп кулыңнан тоткан. Командирның: “Машиналарга!” дигән кырыс тавышы аяз көндә күк күкрәгәндәй яңгырый. Син кыюлана барасың һәм гомереңдә беренче тапкыр сөеклеңне үбәсең, шушы көйдереп алган үбү сине ач һәм салкын окопта җылытачагын, ә беренче җиңелүләрдән һәм чигенүләрдән төшенкелеккә бирелә башлагач, синең баштан сыйпаган әниең кулларының җылысын тоячагыңны ахыргача аңламыйсың. Кул алышларына барганда аларның йөзләре синең күз алдында булачак, аларның ягымлылык һәм хәстәрлек белән тулы хатлары түземлек бирәчәк. Ә дошман капитуляциясе турында игълан ителгән 9 Май иң бәхетле көн булачак. Күпме шатлык, кемдер пилоткасын өскә чөя һәм “Ура!” кычкыра, кемдер шинеле белән йөзен каплап елый, кемдер биергә төшә, һәрҗирдә шатлыклы тавышлар ишетелә.
Сез өегезгә керәсез, иң беренче итеп әниең стенага элгән фоторәсемеңне күрәсең. Үз баласының рәсеменә карап йокысыз төннәрдә аның күпме күз яше түккәнен күз алдына китерү мөмкин түгел. Кинәт ишек ачыла һәм яшь кыз йөгереп керә, ул оялып бусага янында туктап кала. Ычкындырудан куркып, син аны кысып кочаклыйсың. Һәм сез каһәрле сугышның тәмамлануын, бернигә карамастан синең, солдат, исән калуыңны ачык аңлап өчәүләп басып торасыз. Алда бәхетле озын еллар булачак, әмма бу көн синең хәтердә мәңгегә калачак.
Шушы тыныч көннәрдә мин сиңа, Җиңү солдаты, түзгәнең, сугыш авырлыкларына бирешмәгәнең, барысын да гомуми максат хакына эшләгәнең өчен рәхмәт әйтергә телим. Яшә әле, рух көчең кимемәсен, сәламәтлегең какшамасын, үзеңнең ягымлы елмаюың белән оныкларыңны һәм туруннарыңны шатландыр, Бөек Җиңү хакына илебез кичергән югалтулар турында сөйлә. Сез шул вакыйгаларның шаһиты, батырлык өчен йөрәкләребездәге рәхмәт беркайчан да сүрелмәячәк.
Диана КАМАЕВА, Бакалыдагы 2нче мәктәпне тәмамлаучы, Туймазы медицина колледжы студенты.
Читайте нас: