+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 16:00

Туган җирнең данлы улы

Урманай авылының немецларны тар-мар итүдә катнашкан данлы уллары арасында Мәҗит Нуртдинович Вәлиев та бар. Июньдә ветеранга 95 яшь тула.

Урманай авылының немецларны тар-мар итүдә катнашкан данлы уллары арасында Мәҗит Нуртдинович Вәлиев та бар. Июньдә ветеранга 95 яшь тула.
Ул 1924 елда Таллы-Сыза авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе гражданнар сугышында катнашучы була. Абыйсы Нәҗипне сугыш башында, ә Мәҗитне 18 яше тулгач, 1942 елның августында фронтка алалар. Германияне җиңгәч, куркыныч сугышны үткәч, аның башка солдатлар кебек өенә кайтасы, туганнары белән күрешәсе килә, әмма Көнчыгышта дошман тар-мар ителеп бетмәгән була. Фронтовиклар белән эшелоннарны дошман агентларыннан яшереп берсе артыннан икенчесен Байкал аръягына, Амур өлкәсенә җибәрәләр. Анда Мәҗит Нуртдинович Амур Кызыл байраклы флотилиясе составында Ерак Көнгычышны һәм Кытайны япон илбасарларыннан азат итү буенча операцияләрдә катнаша. Суда да, җирдә дә сугышлар бара. Безнең якташ үзенең хәрби бурычын намус белән үти.
М.Н.Вәлиев туган авылына бары тик 1950 елда гына әйләнеп кайта һәм шунда ук туган районы икътисадын ныгытуга керешә. Лаеклы ялга чыкканчы туган “Коммунизмга” колхозында (элек ул “Сталин” дип аталган) башта механизатор, аннан соң бригадир ярдәмчесе булып эшли. Аның тормыш иптәше Мөсәвәрә Мотаһаровна – тыл эшчәне, сугыш елларында тракторчы-комбайнчы була. Алдынгы эшчәннең исеме бөтен республикага тарала. Вәлиевлар колхозның намуслы һәм оста эшчәннәренең берсе була.
Тормыш иптәше белән бергә биш бала – өч ул һәм игезәк кызлар үстерделәр. Кызганычка каршы, Мөсәвәрә апа 9 ел элек, бриллиант туйларына нибары ярты ел кала вафат булды. Шул вакыттан ветеран ялгызы яши, балалары булдыра алган кадәр әтиләре янына ешрак кайтырга тырышалар. Берничә ел элек Бөек Ватан сугышында катнашучы буларак аңа торак шартларын яхшыртуга сертификат бирделәр. Бу акчага Октябрьский шәһәрендә фатир сатып алынды. Мәҗит абый берникадәр шәһәрдә яшәде, әмма тиздән авылына әйләнеп кайтты. “Дүрт стена эчендә, ихатасыз, күршеләрсез, бакчасыз, үз тавыкларымнан башка яшәргә күнекмәгән мин, - ди ветеран, - мин Азнакайда кызымда да озак тора алмыйм. Көн саен бер үк нәрсә - тәрәзәгә карап кешеләрнең йөргәнен карап утырасың. Ни урамга чыгып саф һава сулап булмый. Үз авылымны, авылдашларымны, үз йортымны яратам. Мин биредә тудым, монда минем гомерем үтте”.
Ихатадагы һәм өйдәге тәртипкә карап, анда олы яшьтәге кеше яши дип әйтә алмыйсың. Мәҗит абый өендә дә, ихатасында да барысын да үзе эшләргә тырыша. Балалары, 10 оныгы һәм 9 туруны кайтуына шатлана, аларга авыр, әмма гадел сугыш, яугир-авылдашлары, кызганычка каршы, алар инде исән түгел, турында сөйләргә ярата.
Җиңү көнен ветеран якыннары даирәсендә каршыларга җыена. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, баш очында тыныч күк йөзе телибез!
Зөмәрә ХАЛИСОВА, Урманай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: