+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 Май 2019, 11:16

Турнирны Геройга багышладык

«Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Чехословакиянең Милли Герое, Бакалы районының Почетлы гражданины Даян Мурзин истәлегенә багышланган бокс буенча ачык беренчелек үтте.

«Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Чехословакиянең Милли Герое, Бакалы районының Почетлы гражданины Даян Мурзин истәлегенә багышланган бокс буенча ачык беренчелек үтте.
Турнирда Туймазы, Бәләбәй, Аксаково шәһәрләреннән, Чакмагыш авылыннан, Ырынбур өлкәсенең Абдуллино шәһәреннән, шулай ук Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Баулы шәһәрләреннән боксчылар, 2000-2011 елларда туган барлыгы 84 кеше катнашты.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Булат Гомәрович Юмадилов, БРның Адвокатлар Палатасы Президенты, Башкорт республика адвокатлар коллегиясе рәисе, бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат, Бакалы районы адвокаты Зөлфәт Шәмсиевич Шәймәрданов, Шаран районы адвокаты Шамил Рафаилович Жанов турнирның абруйлы кунаклары булдылар.
Ике көн дәвамында ярышлар барышын кызыксынып күзәттек. Финалда малайларның һәм хәтта кызларның никадәр тырышлык салып көч алышуларын күрдек.
Призлы урыннар алган катнашучылар медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнделәр. Безнең командадан Никита Алчинов, Вадим Миңлегәрәев, Руслан Шәйдуллин, Яна Аверина турнир җиңүчеләре булдылар, алар барысы - беренче, Вадим Васильев икенче урынны алды. Яшь боксчылар Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры И.Ф.Рыцевның тәрбияләнүчеләре.
Рингта алга таба да аларга уңышлар телибез.
Сергей СКАРЯКИН, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: