+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 Май 2019, 11:16

Прокуратура хезмәткәрләреннән бүләкләр

Игелек кылу - һәр кешенең тормышында иң мөһиме, ә балалар өчен изгелек эшләү икеләтә мөһим миссия. Җиңү көне алдыннан балалар социаль приютына барган прокуратура хезмәткәрләре шулай дип исәплиләр.

Игелек кылу - һәр кешенең тормышында иң мөһиме, ә балалар өчен изгелек эшләү икеләтә мөһим миссия. Җиңү көне алдыннан балалар социаль приютына барган прокуратура хезмәткәрләре шулай дип исәплиләр.
Район прокуроры А.В.Абсатаров һәм аның урынбасары Г.Р.Ахунова учреждение мөдире А.Ф.Фролова белән әңгәмәләштеләр. Альмира Фәрраховна приют эше турында җентекле сөйләде, учреждение буенча экскурсия үткәрде. Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре тәр-бияләнүчеләрнең яшәү, ял һәм көнкүреше шартлары, аларның мавыгулары белән таныштылар. Андагы уңайлы шартларны һәм яхшы атмосфераны билгеләделәр. Балалар белән әңгәмә барышында Айрат Винерович балаларны яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, үз алларына максатлар куярга һәм аларга ирешергә өндәде.
Очрашу актлар залында дәвам итте, Бөек Ватан сугышында катнашучы П.Ф.Вербин балалар, приют һәм прокуратура хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Ветеранны районның ветераннар советы рәисе З.М.Солтанова озатып йөрде. Павел Федорович балаларга һәм зурларга авыр, кырыс сугыш еллары чоры, үзенең сугыштан соңгы язмышы турында сөйләде. Кунак чакырулары, ихлас котлаулар өчен рәхмәт әйтте һәм үсеп килүче буынга Туган илне ныклы яратуларын һәм халкыбызның бөек батырлыгы турында һәрвакыт хәтердә тотуларын теләде.
Кунакларны кабул итүгә балалар да әзерләнделәр. Алар бию һәм җыр башкардылар, кунакларга үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. Чара ахырында прокуратура хезмәткәрләре учреждениедә тәрбияләнүчеләргә уенчыклар, аяк киемнәре белән пакет тапшырдылар.
Приют мөдире А.Ф.Фролова килүләре һәм истәлекле бүләкләр өчен балалар исеменнән ихлас рәхмәт әйтте, күзәтчелек ведомствосы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек традиционга әйлән-әчәгенә өмет белдерде, барысына да сәламәтлек, иминлек теләде.
Э.СОЛТАНОВА.
Читайте нас: