+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 Май 2019, 15:29

Халык дуслыгы турында - балалар бакчасыннан

“Сказка” балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Без, әти-әниләр, алар башка ха-лыкларның мәдәниятен, традицияләрен, музыкасын, кухнясын һәм калган барысын аңларга өйрәнергә тиешләр дип уйлыйбыз. Чөнки үсеп җиткәч, алар төрле кешеләр белән очрашачаклар. Моның өчен балалар белем бирү учреждениесендә тематик бәйрәмнәр оештырыла.

“Сказка” балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Без, әти-әниләр, алар башка ха-лыкларның мәдәниятен, традицияләрен, музыкасын, кухнясын һәм калган барысын аңларга өйрәнергә тиешләр дип уйлыйбыз. Чөнки үсеп җиткәч, алар төрле кешеләр белән очрашачаклар. Моның өчен балалар белем бирү учреждениесендә тематик бәйрәмнәр оештырыла.
Чагу костюмнар һәм музыка җитәкчесе Н.А.Пигина оста сайлаган милли музыка ярдәмендә балаларга күпмилләтле һәм күпконфессияле җәмгыятьтә бергә яшәве ничек яхшы булуы турында сөйләнелә. Без төрле милләт биюләрен, төрле телләр нигезләрен өйрәнәбез, Җир шарының барлык почмакларындагы үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында беләбез һәм балаларны бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Моннан тыш, балалар төрле халык ашларын тәмләп карый һәм төрле милләт мәдәнияте белән таныша алалар. Рухи-әхлакый шәхес формалаштырудан тыш, мондый бәйрәмнәр мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзләр запасын баетырга һәм активлаштырырга, планетабызда төрле милләттәге халыклар яшәве турында белергә ярдәм итә. Күп милләтле коллективта тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле халык вәкилләренә карата уңай мөнәсәбәттә булулары билгеләнгән, бу, барыннан да элек, аларның тормышы, мәдәнияте белән кызыксынуда, дус булу, уенчыклар белән бүлешүдә, хәтта алар сөйләшкән телне өйрәнергә теләүләрендә чагыла.
Күптән түгел “Сказка” балалар бакчасында республиканың 100 еллыгына, халыклар дуслыгына багышланган “Күпмилләтле Башкортстаныбыз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әзерләнүдә барлык хезмәткәрләр, шулай ук тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре актив катнаштылар. Өч гаилә үз милләтләрен, аларның милли костюмнарын, иҗатларын һәм милли кухнясын тәкъдим итте. Төркем тәрбиячеләре Е.Н.Гобәйдуллина, Р.Х.Кузнецова, Г.Ф.Нәгыймова районыбыз территориясендә яшәгән халыкларның традицияләре, мәдәнияте белән таныштырдылар. Әти-әниләр традицияләр һәм гореф-гадәтләр, үз гаиләләренең көнкүреше турында бай материал әзерләгәннәр. Дунаевлар гаиләсе рус халкының көнкүреше, традицияләре һәм кухнясы турында сөйләде, ә уллары Артем “Валенки” рус халык җырын башкарды, Шәрифуллиннар катнашучыларны гаиләләренең татар традицияләре белән таныштырдылар һәм халык биюен күрсәттеләр, Ташевлар гаиләсе керәшен халкы барлыкка килү тарихына тукталды, православиелеләрнең “Пасха” милли бәйрәме белән таныштырды, керәшеннәрнең милли киемен күрсәтте, җыр башкарды.
Балалар бакчасы мөдире Н.Е.Егорова һәм өлкән тәрбияче Э.Т.Габдрәфыйкова җыелучыларга актив катнашкан өчен рәхмәт әйттеләр һәм чарада катнашучыларга истәлекле дипломнар тапшырдылар.
Дуслык бәйрәме үткәрү «Сказка»да традициягә әйләнә. Әлеге проект муниципаль мәктәпкәчә белем бирү системасында киң таралу таба ала. Ә без, үз чиратыбызда, шундый тәрбияви һәм танып-белү чарасы өчен балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.
Ольга ДУНАЕВА,
“Йолдызчыклар” өлкән төркемендә тәрбияләнүченең әнисе.
Читайте нас: