+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 Май 2019, 14:17

Җиңү көнендә кабат орденнар балкыды

По-особому торжественно и душевно отметили бакалинцы День Победы. На торжества по случаю этого великого праздника в райцентр Бакалы приехали жители со всех уголков района, а также многочисленные гости. День выдался солнечным и тёплым. В воздухе ощущалось дыхание весны. Нарядные люди потоком шли по ухоженным, чистым улицам к главной площади, где уже с утра развернулись торговые точки, звучала музыка.

Бакалылар Җиңү көнен тантаналы һәм ихлас күңелдән билгеләделәр. Бу бөек бәйрәмгә район үзәге Бакалыга районның барлык почмакларында яшәүчеләр, шулай ук күпсанлы кунаклар килде. Көн кояшлы һәм җылы булды. Яз сулышы тоемланды. Матур итеп киенгән халык чиста урамнар буйлап төп мәйданга агылды, иртә таңнан сәүдә нокталары эшли башлады, музыка яңгырады. Кулларына солдатларның фоторәсемнәрен, чагу, төрле төстәге шарлар тотканнар, күпләрнең күкрәгендә - Георгий тасмалары. Тасманың кара һәм кызгылт-сары төсләре “төтен һәм ялкын”ны аңлата һәм сугыш аланында солдатның шәхси каһарманлыгы билгесе булып тора. Алар - җиңү яулаучыларның кылган батырлыклары турында истәлек саклау символы. Укучы яшьләр, хезмәт коллективлары бәйрәм парадына әзерләнделәр, ә тантана сәбәпчеләре, тыл эшчәннәре трибуна алдында почетлы урыннарны алдылар.


Кызганычка каршы, ветераннарның - иң аяусыз һәм канкойгыч сугыш шаһитларының сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Җиңүле майны быел Бөек Ватан сугышында 18 катнашучы каршылады, аларның сигезе чарада катнаша алды. Ветераннарның күкрәген сугышчан һәм хезмәт орденнары һәм медальләре бизи. Алар – Бакалы җиренең алтын фонды, аның горурлыгы һәм даны.


Иң яхшы сәхнә осталары тәкъдим иткән бай эчтәлекле концерт программасы ихлас һәм җылы аралашу атмосферасы өстәде. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның педагоглары җырларны һәм биюләрне һөнәри дәрәҗәдә башкардылар. Район Мәдәният сараеның халык ветераннар хоры, Балалар сәнгать мәктәбенең кече хоры, солистлар Анастасия Апанайкина, Алена Санникова, Аделия Латыйпова, Екатерина Гайсина, Алла Сафина һәм Эльза Канзафарова дуэты, «Задияки» вокаль ансамбленең, Татьяна Рыцева, Анастасия Апанайкина һәм Алия Хәйбрахманованың вокаль триосы сугыш еллары җырлары бүләк иттеләр. “Яшь бакалылы” үрнәкле бию ансамбле башкаруындагы “Гөлнәзирә” һәм солдат биюе тамашачылар күңеленә хуш килде. Иртәнге концерт “Рампа” драма коллективы башкаруындагы театрлаштырылган “Җиңү язы” тамашасы белән тәмамланды.


Ихлас котлаулар

Күп кенә район чараларын алыштыргысыз алып баручылар Светлана Сәетова һәм Илгизәр Хөсәенов сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреевны, хөрмәтле якташларыбыз - Талантлы яшьләрне хуплау фонды учредителе Н.Җ.Баһаветдиновны, ТР Президенты ярдәмчесе Р.Х.Зариповны, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты И.М.Усмановны, якташыбыз Р.А.Ибәтуллинны чакырдылар.

Район җитәкчесе авылдашларга котлау белән мөрәҗәгать итте.

- Бөек Ватан сугышының кадерле ветераннары, тыл эшчәннәре, хөрмәтле бакалылар һәм район кунаклары! Бөек Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итегез.


Бу дата мәкерле фашизмнан саклап калган яугирләребезнең батырлыгы өчен горурлык, бөек каһарманлык һәм патриотизм, зур шатлык символы булып илебез тарихында хаклы рәвештә иң чагу һәм тантаналы битләргә карый.

А.Г.Андреев ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, туганнар һәм якыннар игътибарын теләде.

Александр Георгиевич барлык җыелучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бу көннең бөеклеге һәммәгезне игелекле эшләргә рухландырсын. Район хакимияте, шәхсән үз исемемнән барыгызга иминлек, уңышлар, баш очында тыныч күк йөзе телим!»- диде.


Ветераннар һәм тыл эшчәннәре А.Г.Андреевның, шулай ук бәйрәм кунакларының котлавын зур игътибар белән тыңладылар, алар тантана сәбәп-челәрен 9 Май белән котладылар, яңа буынга баш очында зәңгәр күккә ия булу мөмкинлеге биргән ветераннарга рәхмәт әйттеләр.


Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 14нче майда чыккан 39нчы санында укыгыз.
Читайте нас: