+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 Май 2019, 23:26

Без хәстәрлек тоеп яшибез

Бөек бәйрәм алдыннан игътибар һәм яхшы сүздән дә ныграк йөрәкне җылыткан һәм күңел көрлеге биргән нәрсә юк. Безгә игътибар күрсәтүче, онытмаучы кешеләрнең барысына зур рәхмәт.

Бөек бәйрәм алдыннан игътибар һәм яхшы сүздән дә ныграк йөрәкне җылыткан һәм күңел көрлеге биргән нәрсә юк. Безгә игътибар күрсәтүче, онытмаучы кешеләрнең барысына зур рәхмәт.
Без дәүләтнең, якташларның, туганнарның һәм якыннарның хәстәрлеген тоеп яшибез. Безнең, ветераннарның, пенсиясе яхшы. “Ветераннар турында” закон безгә төрле льготаларны гарантияли. Ел саен районда ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырыла, парад үтә, бүләкләр тапшырыла. Кызганычка каршы, еллар үзенекен итә, һәм безнең күбебезгә бәйрәмгә килү авыр. Шуңа күрә безнең янга өйгә килсәләр, өстәвенә бүләкләр белән, безгә икеләтә күңелле.
Зур сәясәтчеләргә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәсе килә, алар безне, картларны, ел саен шатландыралар. Эшләре күп булуга карамастан, авылдашларына, якташларына ярдәмләшергә вакыт табалар, өлкән буынга хөрмәт белән карыйлар. Туган җирнең традицияләрен хөрмәт итәләр. Ышанычлы алмашның – яшьләрнең үсеп җитеп алдан баруына күңелем шатлык белән тула, алар өлкән иптәшләреннән иң яхшы традицияләрне кабул итеп алалар. Һәм бу безнең өчен иң мөһиме. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телим. Балаларыбыз, оныкларыбыз, туруннарыбыз һәрвакыт тыныч күк астында яшәсеннәр!
Бикҗан АПТИКАЕВ,
Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Читайте нас: