+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 Май 2019, 23:29

Җирдә тормыш булсын өчен

Бөтенхалык бәйрәме – Бөек Җиңү көне алдыннан БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколовтан һәм И.М.Усмановтан, «Бакалы кирпеч заводы» җәмгыяте М.Х.Арслановтан, танылган якташ Н.Җ.Баһаветдинов-тан чираттагы тапкыр бүләкләр алдым, моның өчен аларның барысына ихлас рәхмәтлемен. Элекке хезмәтләрем, дан өчен түгел, җирдә тормыш хакына солдат батырлыгым турында хәтер саклаулары өчен рәхмәт. Бүләге түгел, игътибары кыйммәт.

Бөтенхалык бәйрәме – Бөек Җиңү көне алдыннан БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары В.В.Соколовтан һәм И.М.Усмановтан, «Бакалы кирпеч заводы» җәмгыяте М.Х.Арслановтан, танылган якташ Н.Җ.Баһаветдинов-тан чираттагы тапкыр бүләкләр алдым, моның өчен аларның барысына ихлас рәхмәтлемен. Элекке хезмәтләрем, дан өчен түгел, җирдә тормыш хакына солдат батырлыгым турында хәтер саклаулары өчен рәхмәт. Бүләге түгел, игътибары кыйммәт.
Без, сугыш һәм хезмәт ветераннары турында, дәүләт лаеклы хәстәрлек күрә: пенсиябез яхшы, көнкүрешебезне һәм гомумән тормышыбызны яхшыртучы социаль льготалар бар. Яшәгән һәр көн өчен язмышка рәхмәт әйтергә, балаларның, оныкларның һәм турун-нарның уңышларына һәм казанышларына шатланырга гына кала, димәк, Бөек Ватан сугышы михнәтләрен юкка гына үтмәгәнбез. Без иртә өлкәнәйдек. 16 яшемдә үк мине кырчылык бригадасы бригадиры итеп билгеләделәр, чөнки барлык ир-егетләрне фронтка һәм хезмәт армиясенә алдылар. Тылда бары тик картлар, хатын-кызлар һәм үсмерләр калды, алар Җиңү өчен көчләреннән килгәнчә үз өлешләрен керттеләр.
Минем сугышчан юлым 1942 елның августында башланды. Алкинода 6 айлык кыска сроклы курслардан соң кече сержант званиесендә Вязьма янында беренче сугышчан чыныгу алдым. Аннан соң Смоленщинадагы канкойгыч алышларда катнаштым. Белоруссия, Балтыйк буе шәһәрләрен һәм авылларын фашист илбасарларыннан азат иттем. Кенигсберг янында гитлерчыларның көчле каршы торуы аеруча истә калды, әмма дошман тар-мар ителде. Биредә полкташларым белән Бөек Җиңүне каршыладым. Ул безгә гаять зур бәягә бирелде. Командирларның һәм рядовойларның фронтлардагы, партизан отрядларындагы батырлыгы һәм кыюлыгы, тылдагы фидакарь хезмәт - дөньядагы тынычлыкка безнең халык керткән өлеш шундый.
Сугышчан юлым югары наградалар: ике дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Кыюлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләр өчен”, “Кенигсбергны алган өчен” һәм башка медальләр белән билгеләнде.
Арытабангы бөтен гомерем бәхетле үтте, дип исәплим. Тормыш иптәшем Сәлимә Авзаловна белән ярты гасырдан күбрәк яратышып һәм бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек, өч кызыбызны һәм улыбызны үстердек һәм белем бирдек. Безнең нәселне оныклар һәм туруннар дәвам итә. Менә шуның өчен яшәргә, эшләргә, һәрвакыт хәрәкәттә һәм барлык вакыйгалар эчендә булырга кирәк. Ә депутатларга игътибар өчен рәхмәт әйтәсем килә. Лаеклы алмаш үсеп килә, дип ышаныч белән әйтә алам, тынычлык сагында солдат торганда, илем, тыныч йокла!
Фәррах ГЫЙМАЕВ, Бөек Ватан сугышында катнашучы.
Читайте нас: