“Боҗыр” кооперативында һәр гектар җирне рациональ файдалана, техниканы сакчыл эксплуатацияли беләләр. Без дә эш кайнап торган хуҗалык басуларын йөреп чыкканнан соң шундый нәтиҗә ясадык. Башта ындыр табагында булдык һәм хуҗалыкның баш агрономы Ф.И.Зайцев белән очраштык.
- Техника һәм кешеләр иртә таңнан басуда, - ди Федор Иванович. – Вакыт кысрыклый, һәм механизаторлар барлыкка килгән шартларга аңлап карап хезмәт куялар. Туфракны чәчү алдыннан эшкәртүдә һәм чәчүдә кешеләр һәм техника ике сменада эшли. Ә чәчүлекләр хуҗалыкта ярыйсы гына зур – 4000 гектардан артыграк. Шуларның 700дән күбрәген - күпьеллык үләннәр, 1000 га – уҗым культуралары, 200әр га - солы һәм арпа, бодай - 800 гектарны, калганын көнбагыш, кукуруз, берьеллык үләннәр били.
Без килгән көнне бер үк вакытта дүрт басуда эш кайный иде, анда 6 берәмлек техника җәлеп ителгән. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Валерий Филиппов басуларның берсендә сенажга ашлык катнашмасы чәчүне тәмамлый иде. Валерий Григорьевич чәчү башланганнан алып үзенең Джон Дир тракторында 1000 гектардан күбрәк җиргә чәчкән, 500 гектарга якын мәйданны эшкәрткән. Механизатор Джон Дирны мактый, әгәр аны МТЗ белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, ди. Мондый тракторда шатланып эшләргә дә эшләргә. “Төрле җирдән үтә ала, сыйфатлы башкара, уңайлы, кондиционер...”, - дип саный ул. Төнге сменда аны Павел Владимирович Муллин алмаштыра.
Санаулы минутлар эчендә чәчкечнең тартмалары ашлык катнашмасы белән тулды, һәм Филипповның чәчү агрегаты кабат эшкә тотынды, ә ГАЗ-53 шоферы А.И.Зайцев орлыкларның яңа партиясен алып килергә ындыр табагына юнәлде.
Биредә дә һәркем тулы көчкә, аяз көннең һәр минутының кадерен белеп эшләргә тырыша. Орлыкларны чәчүгә әзерләүдә, аларны чәчү кондициясенә җиткерүдә мөдир Лариса Алчинова җитәкчелегендәге эшчеләр Людмила Евдокимова, Марина Суханова, Лиана Нафыйкова, тегермәнче Андрей Кутлин, электр механигы Маркел Филиппов зур өлеш керткәннәр.
Хуҗалыкның баш агрономы Ф.И.Зайцев орлыкларга, аларның сортларына, үсемлекләрне саклау средстволарына җитди игътибар бүлә. Ул Аксен авыл хуҗалыгы техникумында, Уфа дәүләт аграр университетында укыган һәм авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән тәҗрибәле белгеч. Федор Иванович туган хуҗалыгында ике дистә елдан артыграк хезмәт куя, һәр басуны, процессларның технологиясен яхшы белә.
Агроном артыннан икенче басуга барабыз, ДТ-75 тракторы артыннан тузан көлтәсе күтәрелә. Анда 50 гектарлы басуда Владимир Мичурин туфракны катоклый. Механизаторның эш шартлары көнләшерлек түгел – эссе, тузан, шуңа карамастан, тракторчы тулы көчкә, норманы арттырып үтәп хезмәт куя.
Күрше басуда Олег Тимофеев Т-150 тракторында туфракны бодай чәчүгә әзерли. Аның соңгы гектарларда туфракның өстен йомшартасы калган, һәм тиздән анда без килгәндә бодай чәчкән Павел Алчиновның бригадасы күчәчәк. Павел Витальевич – тәҗрибәле тракторчы, иртә яздан һәм кара көзгә кадәр кыр эшләре белән мәшгуль. Чәчүчеләр Валерий Алчинов һәм Әнвәр Хәсәнов белән бергә чәчкеч белән агрегатланган ДТ-75 тракторында көн саен 30-35 гектарга чәчә, ә норма буенча - 30 га. Башкача мөмкин дә түгел, һәр сәгать кадерле. Көннәр аяз торганда, чәчеп бетерергә кирәк. Әнвәр Әбделһадиевич Хәсәновны аерым билгелисе килә, Александр Иванович Зайцев кебек лаеклы ялда булса да, ул туган хуҗалыгына ярдәмләшә. Менә бүген дә хезмәт ветераны бер үк вакытта ике эш белән мәшгуль – ул чәчүче дә, шофер да.
Боҗырлыларның бар тырышлыгы язгы чәчүне сыйфатлы һәм вакытында үткәрү. Моторлар тавышы бары тик турыдан-туры басуга китерелгән төшке һәм кичке аш вакытында гына тынып тора. Без килгән көнне механизаторларның менюсында токмачлы аш, гуляш белән карабодай боткасы, кайнар чәй, өйдә пешкән ипи иде. Төшке аш өчен эшчеләр 4 сум түлиләр, калганын авыл хуҗалыгы предприятиесе үз өстенә ала. Тракторчылар төшке ашны мактыйлар, аларны һәрвакыт кайнар килеш китерүләрен билгелиләр. “Барысы да тәмле, яңа гына пешкән, порцияләр мулдан, тулысынча канәгатьбез”, - диләр алар.
Язгы басу эшләрендә игенчеләрнең яхшы хезмәт кәефе мул уңыш үстерәчәкләренә, хуҗалыкта икмәк һәм азык булачагына өмет уята, чөнки биредә барысын да башкара алучы хезмәт сөючән халык төп һәм хәлиткеч фактор булып кала.