+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 Май 2019, 18:53

Һәр көн алгы сызыктагы кебек

Хирургия бүлекчәсе шәфкать туташлары эшенең үз үзенчәлеге бар. Бирегә сөяк-мускул авырулары, эндокрин, бәвел-җенес системасы, яман шеш, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән хирургия профилендәге чирлеләр, шулай ук авыр аварияләрдә, юл-транспорт вакыйгаларында каза күрүчеләр китерелә. Операциядән соң яки каты авыручы пациентларны савыктыру кече медицина персоналы белән шәфкать туташлары иңнәренә төшә.

Бүген район үзәк дәваханәсенең тәҗрибәле мөдир В.И.Кудряшов җитәк-челегендәге хирургия бүлекчәсендә тату, грамоталы коллектив хезмәт куя. 18 шәфкать туташы бүлекчәдә, операция блогында, перевязка ясау, реанимация һәм интенсив терапия палаталарында көн саен хезмәт вахтасы алып бара. Акыл, пөхтәлек, көчле һәм нык характер, кеше хәленә керә белү, физик чыдамлык - бүлекчәнең шәфкать туташлары менә шундый сыйфатларга ия. Хирургия шәфкать туташлары Д.Ф.Хмельникова, Н.Г.Маркова, Н.В.Назарова, паллиатив бүлекчә - А.Р.Саврасова, А.В.Зарипова, Р.А.Зайцева, перевязка ясауда – И.Р.Гыйльметдинова, операция блогы - Р.М.Гарданова, анестезистлар – З.А. Миңнуллина, Г.К.Харитонова, шулай ук Ю.В.Полякова, Т.Ю.Вәлиева, А.Ф.Даутова, Е.М.Хәмәтҗанова һәм башкалар коллегалары арасында, бүлекчә һәм учреждение җитәкчелегенең хөрмәтен яуладылар. Аларның күбесе бүлекчәдә озак еллар эшлиләр, алар - тәҗрибәле белгечләр, үз эшләренең һөнәрмәндләре, яшьләрнең остазлары.
Аларның эшен күп еллар бүлекчәнең өлкән шәфкать туташы Р.Ә.Хәйретдинова координацияли. Резеда Әнәсовна - үз һөнәрен белгән һәм яраткан югары категорияле шәфкать туташы.
Бүлекчәдә кешеләрне тәрбияләүне тәэмин итү өчен барлык шартлар булдырылды. Капиталь ремонттан соң биредә электрүткәргечләр, канализация, су белән тәэмин итү системасы, тәрәзәләр, ишекләр тулысынча алыштырылды, түшәмнәр һәм стеналар буялды. Якты һәм уңайлы палаталар - заманча мебель, процедура һәм операция кабинетлары кирәкле җиһаз белән баетылды, ягъни хезмәткәрләрнең эшләве өчен дә, пациентларның тиз савыгуы өчен дә уңайлы шартлар булдырылды.
Хирургия бүлекчәсе шәфкать туташларын бәйрәм белән котлыйбыз, сәамәтлек, һөнәри уңышлар телибез.
Луиза ӘХӘТОВА, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: