+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 Май 2019, 12:06

Аның кулларында - яңа гомер

Бу хатынны гүзәл затларның күбесе белә. Гүзәл Мөслехова 20 елга якын район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә акушер булып эшли һәм иң мөһим, төп вакыйга – яңа кешенең дөньяга килүенә ярдәм итә.

Бу хатынны гүзәл затларның күбесе белә. Гүзәл Мөслехова 20 елга якын район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә акушер булып эшли һәм иң мөһим, төп вакыйга – яңа кешенең дөньяга килүенә ярдәм итә.
Гүзәл Анфировна үз һөнәре белән горурлана һәм яраткан эшеннән башка тормышны күз алдына да китерми. Дөньяга килгән сабыйны беренче булып нәкъ аның йомшак куллары күтәреп ала.
Ул Бүздәк районының Түреш авылында туган. Мәктәптән соң Туймазы медицина училищесын “акушерлык эше” белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Азнакай районы ФАПларының берсендә акушер булып башлый. Язмыш кушуы буенча безнең районга күчеп килә һәм 1998 елдан алып район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлекчәсендә эшли. Башта яңа туган сабыйлар палатасы шәфкать туташы була һәм менә ике дистә ел инде ул безнең районның сабыйларына дөньяга килергә ярдәмләшә. Яңа туган балаларын кулларына алган әниләр белән бергә шатлана.
- Эшемнең беренче елларында һәр бәбинең дөньяга килүен күңелемә бик якын кабул иттем, - дип сөйли Гүзәл. - Булачак әниләр белән бергә борчылдым, алар белән бергә тирән итеп тын алдым... Ул елларда барысы да башкача иде. Сменада берничә хатын бәбили иде, утырып хәл алырга да вакыт калмый. Бары үз кулларыңа һәм баланың йөрәк тибешен тыңлап-тикшереп тору өчен акушер стетоскобына ышанырга гына кала. Ә хәзер безгә ярдәмгә заманча җиһаз – ультратавышлы тикшерү аппаратлары һәм башка медицина яңалыклары килде.
Безнең коллега – югары категорияле белгеч, сизгер күңелле, игътибарлы, тактлы, карарларны тиз һәм дөрес кабул итәргә сәләтле кеше. Ул коллективта абруй казанды, аны коллегалары хөрмәт итәләр, әниләр аңа ышаналар.
Ул бик яхшы хуҗабикә дә. Аның ихатасы чәчкәләргә күмелеп утыра, ә өй эчен кул эшләре бизи. Тормыш иптәше Рәзиф Фәвәрисович белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Әти-әниләре кебек, алар да җаваплы, хезмәт сөючән, өлкәннәргә хөрмәтчел булып үстеләр.
Гаяне Вартапетян, район үзәк дәваханәсенең балалык һәм бала тудыруда ярдәмләшү буенча җаваплы табибәсе.
Читайте нас: