+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 Май 2019, 12:08

Беренче Бөтенрусия съездында

Апрельдә “Торатау” Конресс-холлында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының беренче Бөтенрусия съезды үтте, анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров катнашты.

Апрельдә “Торатау” Конресс-холлында башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының беренче Бөтенрусия съезды үтте, анда Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Ф.Хәбиров катнашты.
Съездның эшендә 700дән күбрәк делегат: республиканың, Ырынбур, Чиләбе, Курган, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы, Пермь крае, Ханты-Манси автоном округы, Мәскәү гомуми белем бирү учреждениеләренең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, укыту туган телдә алып барылган оешмалар директорлары, хакимиятләр, туган телләрне укытуга кураторлык иткән вузлар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Безнең район делегациясенә мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева, туган телләр буенча методист С.Ф.Заманова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының РМБ җитәкчесе Т.И.Галиуллина, Иске Куян мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.К.Закирова керде.
Съездны ачу тантанасыннан соң делегатлар төркемнәргә бүленделәр һәм Р.Гарипов исемендәге 1нче республика интернат-гимназиясендә, Ф.Мостафина исемендәге 20нче башкорт гимназиясендә, М. Искужин исемендәге 136нчы башкорт лицеенда, Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназияләрендә булдылар.  Белем бирү учреждениеләрендә республиканың, шул исәптән Уфа шәһәренең иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары коллегалары өчен мастер-класслар үткәрделәр.
Съезд кысаларында җиде дискуссия мәйданчыгы эшләде. Форсайт-сессияләрдә туган телне өйрәнү мәсьәләләре, кадрлар, уку материалы белән тәэмин ителеш, башкорт телен укыту методикасы тикшерелде.
Радий Фәритович Хә-биров укытуның нәтиҗәле формалары ярдәмендә телгә кызыксыну тәр-бияләргә чакырды.
- Бүген без сезнең белән берничә сорауга җавап табарга тиешбез. Беренчесе - балаларыбызны туган башкорт теленә ничек нәтиҗәле өйрәтергә? Икенчесе – башкорт теленә нинди методика буенча өйрәтергә? Ул катлаулы түгел, әмма шул ук вакытта нәтиҗәле булырга тиеш. Өченчесе – белем, башкорт телен өйрәнү модалы булырга тиеш. Моңа ничек ирешергә?
Ике көн дәвамында форум кунаклары балаларны туган телгә ничек нәтиҗәле өйрәтергә икәнлеге турында сөйләштеләр. 2024 елга республикада башкорт, рус һәм инглиз теле Уфада, Стәрлетамакта, Сибайда, Күмертауда, Ишембайда, Туймазыда, Дүртөйледә, Дуван, Белорет һәм Әбҗәлил районнарында 12 лингвистика үзәге ачу планлаштырыла.
БР мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Башкортстанның туган телләрне үстерү һәм өйрәнү буенча илдә лидерлар исәбендә булуын билгеләде. Республика мәктәпләрендә 14 туган тел өйрәнелә. Аларны саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителде. Башкорт телен үстерү буенча Фонд булдырылды. Иң яхшы проектларга республика Башлыгы грантлары белән ярдәм күрсәтелә.
Форумда күтәрелгән төп темаларның берсе - башкорт телен өйрәнүгә мотивацияне күтәрү. Моның өчен хәзер укытуның яңа методикалары эшләнә. Мәсәлән, санлы технологияләр кулланып. Р.Ф.Хәбиров фикере буенча, башкорт телен өйрәнеп, кеше үзе өчен төрки телле дөньяны һәм аның тарихын ача.
Тәслия ГАЛИУЛЛИНА, съезд делегаты.
Читайте нас: