+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 Май 2019, 12:04

Шәфкатьлерәк һөнәр юктыр

Шәфкать туташлары - сайлаган эшенә чиксез бирелгән, кешеләргә яхшылык, күңел җылысы һәм игътибар бүләк итүче кешеләр. Аларның җылы, хәстәрлекле, йомшак куллары һәрвакыт пациентларның сәламәтлеген саклады һәм миллионлаган пациентларның гомерен коткарып калдылар.

Шәфкать туташлары - сайлаган эшенә чиксез бирелгән, кешеләргә яхшылык, күңел җылысы һәм игътибар бүләк итүче кешеләр. Аларның җылы, хәстәрлекле, йомшак куллары һәрвакыт пациентларның сәламәтлеген саклады һәм миллионлаган пациентларның гомерен коткарып калдылар.
Бакалы район үзәк дәваханәсе коллективында 218 урта звено хезмәткәре эшли. 43 фельшерлык-акушерлык пунктында һәм 2 авыл врачлык амбулаториясендә 37 фельдшер, 7 акушер, 3 шәфкать туташы халык сәләмәтлеге сагында тора. 86 белгеч - югары, 22се беренче категориягә ия. Урта медицина хезмәткәренең 19,8 проценты тармакта 30 елдан артыграк хезмәт куя.
Барлык шәфкать туташ-ларының намуслы эшен билгелисе, кеше хакына игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Коллективның горурлыгы булып торучыларга аерым җылы сүзләрне җиткерәбез. Алар – И.С.Давыдова, Р.Ә.Хәйретдинова, Т.Б.Чубараева, Г.Ф.Башмакова, Л.Р.Фазлыева, Р.Р.Гудошникова, Н.Н.Ипполитова, Н.И.Малышева, Д.А.Фәтхисламова. Алар район үзәк дәваханәсенең шәфкать туташлары эше буенча совет составына керәләр, ул табиб билгеләгәннәрнең үтәлешенә, стационар бүлекчәләрдә пациентларны карауга контрольне даими тормышка ашыра.
Шушы бәйрәм көнендә без районда сәламәтлек саклауны үстерүгә зур өлеш керткән һәм яшь белгечләрдән лаеклы алмаш тәрбияләгән ветераннарыбызга тирән рәхмәт сүзләре әйтәбез. Алар хәзер дә туган коллективлары белән тыгыз элемтә тоталар.
Авыр, әмма игелекле һөнәр сайлап, медицина хезмәткәрләре сафларын яшьләр тулыландыра. Барлыкка килгән традиция буенча алар медицина хезмәткәренә багышлау үтә, анда һәркайсы һөнәргә тугры булырга ант бирәләр. 2018 елда медицина колледжларын тәмамлаганнан соң безнең сафларга җиде белгеч кушылды: 1 медицина лабораториясе технигы, 2 шәфкать туташы, 3 фельдшер һәм 1 акушер.
Без ел саен эш алымнарын камилләштерәбез, остазлыкны үстерәбез, квалификацияне арттыруда конференцияләр һәм семинарларны, һөнәри осталыкка төрле конкурсларны файдаланабыз, дәваханәнең җәмәгать тормышында, үзешчән сәнгатьтә һәм спорт чараларында актив катнашабыз. Боларның барысы үткәннәргә, дәвахәнә традицияләренә хөрмәтчел мөнәсәбәт булдыра һәм яшь буынны патриотизм һәм үз һөнәренә тугры хезмәт итү рухында тәрбияләргә булыша.
Шәфкать туташларына эштә ярдәм итү һәм аның сыйфатын күтәрүдә заманча инновацион методикалар һәм технологияләр зур роль уйный. Дәваханәгә ел саен заманча җиһазлар күпләп кайтарыла, аларны үзләштерү буенча шәфкать туташларына да яңа бурычлар йөкләтелә. Авыруларны профилактикалау һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә шәфкать туташларына кагылышлы инновацияләр мисаллары күп, чөнки шәфкать туташлары, фельдшерлар, акушерлар ихтимал хәвефне вакытында ачыклау, аны ничек дөрес җиңеп чыгарга, сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә сәламәтлегеңне саклап калырга өйрәтү мөмкинлеге биргән урынны билиләр.
Үткән чорны бәяләп, узган елда куелган зур максатларның һәм бурычларның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләргә мөмкин. Медицина хезмәтләндерүе сыйфатын яхшырту буенча эшне дәвам итүне, медицина персоналының квалификациясен арттыруны, һәр белгечнең һөнәри компетенциясен яхшыртуны планлаштырабыз.
Марина ГАЛИЕВА, район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы.
Читайте нас: