+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 Май 2019, 12:09

“Тукай моңнары”

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында үткән VII “Тукай моңнары” республика конкурс-фестивалендә безнең район укучылары актив катнаштылар.

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында үткән VII “Тукай моңнары” республика конкурс-фестивалендә безнең район укучылары актив катнаштылар.
Конкурста катнашучылар Г.Тукайның һәм БРда туып-үскән хәзерге шагыйрьләрнең шигырьләрен татар, башкорт, рус телләрендә сөйләделәр. Бакалыдагы 1нче мәктәптә укучы Азат Риянов Г.Тукайның «Туган авыл» шигырен биш – татар, башкорт, рус, инглиз һәм чуваш телләрендә сөйләде.
Конкурс йомгаклары буенча Бакалыдагы 2нче мәктәптә укучы Станислав Тимашев җиңүче булды, Азат Риянов, Илнар Әхмәтханов (икесе дә Бакалыдагы 1нче мәктәптән) һәм Фәдис Ганиев (Яңа Урсай мәктәбе) - 2нче, Айгөл Вәлиева (1нче мәктәп) өченче урынны яуладылар. Безнең конкурсантлар шулай ук Уфа шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар.
Җиңүчеләрне, призчыларны һәм остазларны җиңү белән котлыйбыз. Алга таба иҗади уңышлар телибез!
Читайте нас: