+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 Май 2019, 18:23

Районда «Сабантуй» бәйрәме үткәрү турында

Муниципаль район Советы Президиумы 1 июньдә Бакалы авылының урман стадионында хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәме “Сабантуй”ны үткәрү турында карар кабул итте. Оештыру комитеты һәм бәйрәмгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча чаралар планы расланды.

Муниципаль район Советы Президиумы 1 июньдә Бакалы авылының урман стадионында хезмәт, мәдәният һәм спорт бәйрәме “Сабантуй”ны үткәрү турында карар кабул итте. Оештыру комитеты һәм бәйрәмгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча чаралар планы расланды.
«Сабантуй» бәйрәменә республика дәүләт органнары, “Якташлар-бакалылар” җәмгыяте вәкилләре, күрше шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләре чакырыла.
Хуҗалыкларның язгы чәчү һәм маллар кышлату чорындагы эшенә йомгаклар ясалачак, хезмәт көндәшлеге һәм кышкы спартакиада җиңүчеләре бүләкләнәчәк.
Авыл биләмәләре хакимиятләренә хуҗалыклар җитәкчеләре белән берлектә 2 июньдә үз территорияләрендә “Сабантуй” бәйрәме үткәрүне оештырырга, аны Театр елына, шулай ук авыл биләмәсе, хуҗалык, туган авыл тарихындагы истәлекле даталарга багышларга, аларда төзекләндерү буенча игълан ителгән конкурска йомгаклар ясарга.
“Сабантуй” бәйрәменә әзерләнү барышында торак пунктларны төзекләндерү, урамнарда, ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелү урыннарында чисталык һәм тәртип булдыру буенча эшләр башкаруны оештырырга.
Район хакимиятенең икътисад бүлегенә, сәүдә предприятиеләрен һәм шәхси эшкуарларны җәлеп итеп, районның «Сабантуй» бәйрәмендә катнашучыларны сәүдә хезмәтләндерүен тәэмин итәргә. Бәйрәм сәүдәсе өчен урыннарны һәм сәүдә нокталарының урнашу тәртибен билгеләргә. «Сабантуй» бәйрәме үткәрү чорында район үзәге Бакалыда һәм авыл биләмәләре территорияләрендә барлык милек формасындагы сәүдә оешмалары тарафыннан алкогольле продукция (шәраб-аракы изделиеләре) сату тыелуына тиешле контроль булдырырга.
«Сабантуй» бәйрәме үткәрү урыннарында табиблар-фельдшерлар бригадасының, җәмәгать тәртибе сагының дежур торуын оештыру, шулай ук юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү, янгын хәвефсезлеге буенча чараларны көчәйтү буенча тиешле тәкъдимнәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенә, янгынга каршы хезмәтләргә җибәрелде.
Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенә АСК хезмәткәрләре профсоюзы райкомы, мәгариф бүлеге булышлыгында хезмәт коллективлары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, КФХлар һәм мәктәпләр коллективлары, мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре катнашлыгындагы Сабантуй парадын әзерләргә.
Шулай ук катнашучыларны автобуслар белән хезмәтләндерү һәм сабантуйны мәгълүмат чараларында яктыртуны оештыру тәкъдим ителде.
Читайте нас: