+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2019, 11:36

Бәйрәм концерты

9 Майда бәйрәм кичендә район хакимияте каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган эчтәлекле концерт булды. Моңсу һәм кайгылы, күңелле һәм дәртле вокаль һәм бию номерлары тамашачыларның берсен дә ваемсыз калдырмады. Программада район Мәдәният сарае, Балалар иҗат йорты, Балалар сәнгать мәктәбе солистлары һәм иҗади коллективлары катнашты.

Балалар сәнгать мәктәбе хорының өлкән составы (А.Фәттахова), «Моң» (С.Зәйдуллина), «Флай» (А.Хәйбрахманова), «Задияки» (Балалар сәнгать мәктәбе) вокаль ансамбльләре, шулай ук Анастасия Апанайкина, Аделия Латыйпова, Карина Әминева, Татьяна Рыцева, Эльвина Сәетова, Эльвира Фәттахова, Эльза Канзафарова, Радик Рәхмәтуллин, Алия Хәйбрахманова, Алена Санникова, Альбина Посухова үз җырларын бүләк иттеләр.
Р.Ханнанов җитәкчелегендәге үрнәкле бию ансамбле, һәрвакыттагыча, биюләрне дәртле башкарды.
Олег Злобин җитәкчелегендәге “Ретро-БЭНД” вокаль-инструменталь ансамблендә катнашучылар, тамашачыларга уңай эмоцияләр бүләк итеп, концерт программасын тәмамладылар. Ансамбль беренче тапкыр сәхнәгә узган елның көзендә комсомолның 100 еллыгына багышланган чарада чыкты, шунда ук Бакалы тамашачыларының күңеленә хуш килде. Ансамбль составында биш кеше, Альберт Шәйхразиев солисты булып тора. Төркем сугыш елларының берничә җырын, шулай ук һәркем яраткан ретро-җырлар башкарды, алар яхшы җанлы музыканы сагынган бакалылар һәм кунаклар өчен яхшы бүләк булды.
Читайте нас: