+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2019, 11:41

Җиңүчеләр хөрмәтенә

Бакалы урамнарындагы тантананы традиция буенча җиңел атлетика марафоны дәвам итте. Ярышта катнашучылар, үз дистанцияләрен үтеп, бу җиңүне ветераннарга – Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышладылар. Эстафетада кече, өлкән төркемнәр һәм авыл биләмәләре, оешмалар ярышты.

Бакалы урамнарындагы тантананы традиция буенча җиңел атлетика марафоны дәвам итте. Ярышта катнашучылар, үз дистанцияләрен үтеп, бу җиңүне ветераннарга – Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышладылар. Эстафетада кече, өлкән төркемнәр һәм авыл биләмәләре, оешмалар ярышты.
9нчы сыйныфка кадәрге укучылар катнашкан кече төркемдә Бакалыдагы 1нче урта мәктәп командасы җиңде, икенче урында – Бакалыдагы 2нче мәктәп, өченче призлы урынны Иске Корыч спортчылары алды. Беренче этапта Бакалыдагы 1нче мәктәптән Илнар Әхмәтханов җиңүче булды, аңа махсус приз тапшырылды.
Өлкән төркемдә район мәктәпләренең өлкән сыйныфлары һәм агротехнологик колледж укучылары катнашты. Киеренке ярышта Бакалыдагы икенче мәктәп командасы җиңде, беренче мәктәп спортчылары алардан бик азга гына калыштылар, өченче урында – Мостафа укучылары. Бу төркемдә беренче этапта Бакалыдагы 2нче урта мәктәптән Станислав Жигальский җиңүче булды.
Авыл биләмәләре һәм оешмалар арасында иң яхшы нәтиҗәне Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе командасы күрсәтте, ул йөгерешнең чемпионы булды. Пьедесталның икенче баскычында – Яңа Катай авыл Советы, өченчесендә – район үзәк дәваханәсе командасы. Бу этапта Илгиз Фаметдинов (коррекцион мәктәп) иң җитезе булды.
Шулай ук Урманай, Михайловка, Камышлы мәктәпләре, РЭЧ командаларын билгеләп үтәсе килә, алар районның барлык ярышларында актив катнашалар.
Үзәк мәйданда шулай ук гер спорты буенча “Бөек Ватан сугышындагы Җиңү өчен 1418 ыргым” ярышлары (сугыш шулкадәр дәвам иткән) үтте. Шәхси-команда беренчелегендә ике команда ыргым белән 16 килограммлы герне 709 тапкыр кем тизрәк күтәрүгә ярышты. Шәхси исәптә ир-егетләр арасында беренче урынны Раил Гыйниятуллин («Газпром-газораспределение») алды, икенче урында – Линар Исмәгыйлов (район хакимияте каравылчысы), өченче урында – Айрат Арсланов (Әлмәт).
Кызлар арасында Аделина Сәрвәрова (Бакалыдагы 2нче урта мәктәп) җиңде, икенче баскычта – Милана Мукимова (Бакалыдагы 1нче урта мәктәп), өченчедә – Анастасия Тузова (Бакалыдагы 2нче мәктәп), дүртенче урын Розалина Мусинага бирелде.
Команда исәбендә икенче урында “Ветераннар” командасы, аның составына Линар Исмәгыйлов (капитан), Роман Сякаев (БДУ), Милана Мукимова, Савелий Караваев (Бакалы), Анастасия Тузова, Артем Большов (Бакалыдагы 1нче мәктәп) керде.
Җиңүне составына Раил Гыйниятуллин, Заһир Габдуллин (2нче мәктәп), Аделина Сәрвәрова, Айрат Арсланов, Розалина Мусина, Ринат Зәйнетдинов (1нче мәктәп) кергән «Витязи» командасы яулады. Афәрин! Алар барысы бергә герне 1418 тапкыр ыргым белән күтәрделәр.
Гер спорты ветераны Игорь Иванович Куптараев чыгыш ясады. Барысы да бу җылы, кояшлы көнне күңел көрлеге һәм бәйрәм кәефе алды.
Читайте нас: