+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2019, 11:50

Ирек өчен һәлак булганнарны исәннәрнең онытырга хакы юк

Утар авылында яшәүчеләр өчен быел Җиңү көне икеләтә тантаналы булды. 9 Май алдыннан авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир-якташларга һәйкәл ачтык.

Утар авылында яшәүчеләр өчен быел Җиңү көне икеләтә тантаналы булды. 9 Май алдыннан авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир-якташларга һәйкәл ачтык.
Бәйрәмгә тыл эшчәннәре, һәлак булган яугир-утарлылар һәм пушкинолыларның тол хатыннары, туганнары һәм якыннары, сугыш чоры балалары, авыл биләмәсендә яшәүчеләр, Михайловка мәктәбе педагоглары һәм укучылары җыелды.
Тантаналы митингта һәм һәйкәлне ачуда муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, Утар авылында туып-үскән “Якташлар-бакалылар” җәмгыятенең актив әгъзасы А.П.Чернов, район прокуроры, юстициянең кече советнигы А.В.Абсатаров, муниципаль район Советы рәисе М.А.Киршина, прокурор урынбасары Г.Р.Ахунова, “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге автоном коммерциягә карамаган оешма директоры Р.Р.Дәүләтов, АСК эшчәннәре профсоюзы райкомы рәисе Р.В.Муфазалов катнаштылар.
Бу - сугышта катнашучыларга Михайловка авыл Советы авыл биләмәсендә куелган икенче һәйкәл. Беренчесе узган елда Бөгәбаш авылында якташ, Советлар Союзы Герое В.И.Утинның тууына 100 ел тулуга ачылды.
Пушкин авылыннан сугышта катнашучы Филипп Степанович Петровның балалары Вячеслав һәм Анатолий Утар авылында һәйкәл ачуның инициаторлары булдылар. Абыйлы-энеле Петровларны авыл Советы, авылда яшәүчеләр, Утар һәм Пушкино авылыннан чыгучылар хупладылар. Чөнки алда шактый күп кенә акча таләп итүче зур эш тора иде, авыл биләмәсе хакимияте әлеге проект белән Урындагы инициативаларны хуплау проектында катнашырга карар итте. Проектның бәясе 436000 сум тәшкил итте. Һәйкәл куюда ярдәм сорап без авылда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек. Социаль челтәр ярдәмендә акча средствосы җыю турында чакыру авылдан чыгучыларның барысына барып җитте. Утар авылында яшәүчеләр, Пушкино авылыннан чыгучылар тарафыннан 124 800 сум акча җыелды.
Туган авылларыннан еракта яшәүче якташлар зур ярдәм күрсәттеләр. Болар - А.П.Чернов, ул дусты ШЭ Насыйров белән бер ай эчендә эскиз әзерләде. Һәлак булучыларның һәм сугыштан әйләнеп кайтучыларның исемлеге төзелде, сугышта катнашучының һәр фамилиясе И.А.Чернова (Октябрьский шәһәре) тарафыннан кабат-кабат тикшерелде.
Петровлар (Уфа, Алкино, БАМ), абыйлы-энеле Матвеевлар (Октябрьский, Мәскәү), Павловлар (Нижневартовск), Анатолий һәм Лидия Ивановлар (Бакалы), Альберт Чернов (Утар), Анатолий, Виктор һәм Рим Романовлар (Санкт-Петербург) һәм башкалар гомуми эшкә зур өлеш керттеләр.
Идея барлыкка килеп һәйкәл ачылганчыга кадәр барлык эшләргә Пушкино авылында туып-үскән Ирина Александровна Маркелова җитәкчелек итте. Ул авылдашлар һәм бу игелекле эшне башкаручылар арасында рухландыручы һәм элемтәне җайга салучы звено булып торды.
Территорияне төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә дә аерым рәхмәт әйтәсе килә, алар - Борис Панфилович Денисов һәм аның бригадасы, Анатолий Павлов, Сергей Поляков һәм аның уллары Василий һәм Александр, Василий һәм Владимир Чувашевлар, Николай Кустов, Михаил Алчинов, Николай Иванович һәм Павел Поляковлар, Василий Полев, Василий Чернов, Владимир Васильцов, Рим Маркелов, Александр Маминев һәм авылда яшәүчеләрнең барысы.
Җәмәгатьчелекнең инициативасы, авыл Советының, якташларның актив эше, район хакимияте булышлыгы белән идеяне оператив рәвештә тормышка ашыру мөмкин булды. Һәйкәл авыл клубы тәрәзәләре каршында гына, авыл уртасына куелды. Мәйданчыкка тротуар плитәсе салынды һәм металл койма белән әйләндереп алынды. Плитәнең үзендә ул сугышны кичкән һәм безгә Җиңү алып килүчеләрнең барысының исеме һәм фамилиясе язылган. Утар һәм Пушкино авылларыннан фронтка 150 кеше алынган, аларның 88е Туган илне яклап һәлак булган.
Митингта катнашучылар бер минут тын торып сугышта һәлак булганнарны һәм тыныч вакытта үлгәннәрне хәтергә алдылар, һәйкәл аслыгына веноклар һәм чәчкәләр салдылар. Аннан соң җыелучылар алдында Утар, Учтым, шулай ук район Мәдәният сараеның үзешчән артистлары чыгыш ясадылар.
Һәйкәл урнаштыру буенча проект өстендә эшләп, без гомуми тырышлык белән яхшы һәм игелекле гамәлләр башкарырга мөмкин булуына тагын бер тапкыр инандык. Бары тик зур теләк кенә кирәк. Һәйкәл барлык катнашучылар теләгәнчә матур, нык, ышанычлы килеп чыкты. Хәзер эш аздан гына кала - хәзерге буын өчен генә түгел, бәлки исемнәре уеп язылган геройларның оныклары һәм туруннары өчен дә истәлек булып калсын өчен, һәйкәлне тәртиптә тотарга кирәк.
Андрей ОЛЕННИКОВ,
Михайловка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: