+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 Май 2019, 12:59

Уку урыннары ярминкәсе: һөнәр сайлауда ярдәм

Укырга кая барырга? Нинди һөнәр сайларга? Бүген нинди һөнәрләр таләп ителә? Күптән түгел Балалар иҗат йортында үткән уку урыннары ярминкәсендә катнашучылар шушы һәм башка күп сорауларга җавап бирергә тырыштылар.

Укырга кая барырга? Нинди һөнәр сайларга? Бүген нинди һөнәрләр таләп ителә? Күптән түгел Балалар иҗат йортында үткән уку урыннары ярминкәсендә катнашучылар шушы һәм башка күп сорауларга җавап бирергә тырыштылар.
Ярминкәне Мәшгульлек үзәге һәм яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты оештырды. Анда 320 кеше, Уфа, Октябрьский, Бөре, Нефтекама шәһәрләренең 13 белем бирү учреждениесе катнашты, өч эш бирүче – “Җәмәгать туклануы”, “Бакалы” кулланучылар җәмгыятьләре һәм Бакалы район үзәк дәваханәсе 23 вакансия тәкъдим итте. Ярминкәгә шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә чакырылды, әмма, кызганычка каршы, алар катнашмадылар.
Өлкән сыйныфларда уку-чыларга һөнәри уку профиле сайлаганда консультатив ярдәмләшү, һөнәрләр, укырга керү һәм яшәү шартлары - студентларны борчыганның барысы турында тулы мәгълүмат бирү ярминкәнең төп максаты булып тора. Өстәвенә, барлык бу мәгълүмат бер чара кысасына кертелгән иде.
Быел ярминкәдә барлык дәрәҗә уку йортлары – училищелардан алып институтларга кадәр катнашты. Уку йортлары вәкилләре зур күләмдә тарату һәм күрсәтмә материаллар әзерләгән иделәр: һәркем өстәлләрдән буклетлар, искәртмәләр, укырга керү шартлары белән мәгълүматлар ала алды. Теләге булган һәркем уку йортлары вәкилләре белән әңгәмәләште, стендлардан өстәмә мәгълүмат алды, кызыксындырган сорауларын бирде.
Чара кунакларын һәм катнашучыларны яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф.Гайсин сәламләде. Ул һөнәри юлның уңышы һәм, нәтиҗә буларак, кешенең үз тормышыннан канәгать булуы һөнәрне нигезле сайлауга, сыйфатлы белем дәрәҗәсенә бәйле булуын билгеләде. Финүс Флүсович вакансияләр ярминкәсе үткәрү яхшы традициягә әйләнүен ассызыклады. Белем алганнан соң хезмәт мәшгульлеге мәсьәләсе яшьләр өчен иң мөһиме булып тора, шуңа күрә хәзер егет һәм кызларның тормышында бик мөһим чор - бу киләчәгеңне сайлап алу.
Алга таба уку йортларын презентацияләү булды. Уку урыннары ярминкәсе өлкән сыйныф укучыларына кыска гына вакыт эчендә, районнан читкә чыкмыйча зур күләмле мәгълүмат алырга, һөнәр һәм уку урыннары сайларга булышлык итте.
Вероника ПОПОВА,
район Мәдәният йорты методисты.
Читайте нас: