+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 Май 2019, 18:29

Гомуми тырышлыклар белән яшәү өчен уңайлы мохит булдырырга

Чираттагы Хакимият көне, графикка ярашлы, Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсенең Казанчы авылында үтте. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, структуралы подразделениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәк-челәре белән очрашуга мәдәният йортына нигездә авыл активы җыелды, шулай ук үзәк усадьбада – Иске Костей авылында яшәүчеләр килде.

Чираттагы Хакимият көне, графикка ярашлы, Иске Костей авыл Советы авыл биләмәсенең Казанчы авылында үтте. Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары, структуралы подразделениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр җитәк-челәре белән очрашуга мәдәният йортына нигездә авыл активы җыелды, шулай ук үзәк усадьбада – Иске Костей авылында яшәүчеләр килде.
Очрашуны авыл биләмәсе башлыгы Р.А.Сәетов ачты һәм авыл биләмәсендәге эшләр торышы белән таныштырды, төзекләндерү мәсьәләсенә кагылды. Авыл Советы территориясендә 657 граждан яши, алардан хезмәткә сәләтле яшьтәге 328 кеше тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мәшгуль. Социаль юнәлештәге мәктәпләр, мәдәният йортлары, ФАПлар, магазиннар эшли. Иске Костей һәм Казанчы авылларында яшәүчеләр газ, электр, телефон элемтәсе, Интернет челтәре белән тәэмин ителгәннәр. Биләмә җитәкчелеге урамнарны яктыртуны яхшырту буенча актив эш алып бара. 2016 елдан авыл биләмәсе иң проблемалы объектларны ачыклау һәм аларны кушма финанслау мөмкинлеге бирүче урындагы инициативаларны хуплау программасында катнаша. Мәсәлән, Иске Костейда балалар мәйданчыгы булдырылды, суүткәргеч ремонтланды, быел Казанчы мәктәбендә тәрәзәләрне пластиктан ясалганнарга алмаштыру буенча проект өстендә эшлиләр, 2020 елда да Казанчыда юлның бер өлешенә ремонтлау буенча программада катнашуга әзерлек алып барыла. Халыкның мәшгульлегенә килгәндә, бюджет өлкәсендә 36 кеше мәшгуль, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - 24, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 151, вахта алымы белән 52 кеше эшли һ.б. Биләмә территориясендә дүрт – “Хамрус-Агро” җәмгыяте, шәхси эшкуарлар Әхияров, Савельева, Шокурованың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары теркәлгән. Биләмәдә теркәлмәгән булсалар да, шәхси эшкуарлар В.И.Черновның, М.П.Архиповның, Д.Р.Ялиловның КФХлары, ШЭ Йосыповның “Березка” магазины, эшчәнлекләрен тормышка ашыралар.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов авыл биләмәсенең эшенә анализ ясады. Ул 17 позициядән биләмәнең 11нче урында булуын билгеләде. Сәбәпләр күп, һәм биләмәнең һичьюгы иң яхшы ун исәбенә керми калу сәбәбенең берсе - теркәлгән эшкуарлар саны аз булу.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров хокук тәртибен күзәтү буенча эшләр торышы турында сөйләде. Малларның караучысыз йөрүен һәм административ хокук бозуларны агымдагы чордагы төп проблемалар буларак билгеләде, халыкны малларның сакланышы буенча максималь ышанычлы чаралар күрергә чакырды, чөнки караучысыз йөргән мал – хокук бозучылар өчен әзер мишень. Шулай ук мошенниклык гамәлләренә карата сизгер булырга кирәклеге турында хәтерләренә төшерде.
Авыл биләмәсе территориясендә проблемалы мәсьәләләр аз түгел. Авыл кешеләре аларны хакимият вәкилләренә актив җиткерделәр. Мисал өчен, кешеләрне алкоголь продукциясен законсыз сату, аерым участокларда юллар торышының начар булуы, мәктәпкәчә төркем ачу кирәклеге, шулай ук малларның авыруы һәм башкалар борчый. Барлык мәсьәләләр контрольгә алынды. Район власте вәкилләре авылда яшәүчеләргә проблемаларның кәгазьдә генә калмаячакларына, этаплап, планлы хәл ителәчәкләренә инандырдылар. Җанлы аралашу форматында үткән мондый очрашулар гомуми тырышлыклар белән тормыш сыйфатын яхшыртырга, проблемаларны вакытында ачыкларга һәм аларны хәл итәргә ярдәм итә.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев очрашуга йомгаклар ясады. Ул активлык һәм күтәрелгән мәсьәләләр өчен авылда яшәүчеләргә рәхмәт әйтте. Казанчы фельдшерлык-акушерлык пунктының яхшы эшен аерым билгеләде. Бүген район хакимияте һәм гомумән республика алдында торган бурыч - гражданнарның яшәве өчен уңайлы мохит булдыру.
Лариса СЕЛИВАНОВА.
Читайте нас: