+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 Май 2019, 18:33

Икътисад киңлегендә

Бакалы районының хөрмәтле эшкуарлары!
Русия эшкуарлары көне белән сезне ихлас тәбриклим!
Хәзерге вакытта безнең җәмгыятьне эшкуарлык эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү авыр. Җәмгыятьнең икътисади үсеш темпын игътибарга алып, эшкуарлык аның аерылгысыз өлеше, алга таба үсеш алу өчен нигез булып тора дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Бүген без зур тырышлык һәм ныкышмалылык, үз инициативалары буенча һәм чын энтузиазм белән икътисад киңлекләрен үзләштерүче, үзләрен тормышыбызның төрле өлкәләрендә күрсәтүче хезмәт кешеләренә тиешле игътибар бирәбез. Үз эшең – авыр, әмма бик мөһим хезмәт. Бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, бюджетка салымнар түли, инвестицияләрне җәлеп итә, район үсешенә һәм күп социаль бурычларны хәл итүдә үз өлешен кертә.
Хезмәттәшлек һәм район чараларын үткәрүдә ярдәм, ваемсыз булмаганнары һәм новаторлыклары өчен ихлас рәхмәт белдерәм. Иминлек, бизнесның чәчкә атуын һәм яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар телим. Эшкуарлык эшчәнлеге көткән нәтиҗәләр китерсен. Сәламәтлек, гаилә бәхете, бизнес буенча ышанычлы партнерлар, тотрыклы табыш, отышлы килешүләр, уңыш һәм җиңүләр сезгә!
Район хакимияте
башлыгы А.Г.АНДРЕЕВ.
Читайте нас: