0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 Май 2019, 18:34

Тормыш сыйфатын яхшырту өчен

Күпләрдә: «Нәрсә ул гомумдәүләт проектлары һәм алар кешеләрнең тормыш сыйфатын ничек яхшырта ала?» дигән сорау барлыкка килә.

Күпләрдә: «Нәрсә ул гомумдәүләт проектлары һәм алар кешеләрнең тормыш сыйфатын ничек яхшырта ала?» дигән сорау барлыкка килә.
Русиялеләр үзләренең тормыш сыйфаты яхшыруны тоя алсыннар өчен алты елда – 2018 елдан 2024 елга кадәр дәүләт тарафыннан 28 триллион сум акча бүленәчәк. Ил Президенты В.В.Путин Дәүләт Советында чыгышында әйткәнчә, конкрет нәтиҗәләргә учреждениеләрдә түгел, ә кешеләр яшәгән территорияләрдә ирешергә кирәк, үзгәрешләрне кешеләрнең үзләрендә тоюы мөһим. Барысы 12 гомумдәүләт проекты эшли, алар – мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, сәламәтлек саклау, автомобиль юллары, экология, санлы икътисад, фән, мәдәният, хезмәттәшлек һәм экспорт, магистраль инфраструктура, кече бизнес, хезмәт базары.
Агымдагы елда республика гомумдәүләт проектларына - 34,2 млрд сум, ә алты елда барысы 170,6 млрд сум акча алачак. Бу средстволар гомумдәүләт проектлары юнәлешләрен тормышка ашыруга китәчәк. Мисалга, “Сәламәтлек саклау” проекты буенча инфаркт һәм рак белән көрәшкә, яңа балалар поликлиникаларына - 4,9 млрд сум, ә медицинага барысы 16,5 млрд сум акча юнәлтеләчәк. 666 млн сум медицина онкология оешмаларын җиһазлауга тотылачак. 2020 елда бу максатларга чыгымнар миллиард сумнан артып китәчәк. Республика башкаласында онкодиспансерның яңа хирургия корпусын төзеп бетереп файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Ярты миллиард сум яңа дәвалау учреждениеләре төзелешенә юнәлтеләчәк, 300 млн сумга якыны балалар поликлиникаларының матди-техник базасын яхшыртуга салыначак. ФАПларга һәм күчмә медицина комплексларына 260 млн сум акча җибәреләчәк.
“Земство докторы” программасы буенча Башкортстан 62 млн сум акча алачак, тагын 50 миллион сумны республика үз бюджетыннан бүләчәк. Бу авыл медицина учреждениеләренә эшкә тагын 50 белгечне җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк. 125 млн сум медицина кадрларын дәртләндерүгә китәчәк.
Читайте нас: