+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 Май 2019, 18:35

“Үз районымны яратам”

21 майдан 21 июньгә кадәр социаль-әһәмиятле объектларны һәм ихата территорияләрен төзекләндерү буенча район яшьләренең «Үз районымны яратам» гомуми акциясе үткәрелә. Анда катнашырга Башкорт аграр-технологик колледжының Бакалы авылы филиалы студентлары һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары коллективлары, районның хезмәт коллективлары, “Безнең вакыт” яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр, яшьләрнең җәмәгать оешмалары һәм берләшмәләре һәм үз районына ваемсыз булмаган барлык яшь бакалылар чакырыла.
Катнашучыларга социаль челтәрләрдә #Ялюб-люСвойРайон,#Бакалы хештегы белән эшләнелгән эш турында фото- һәм видеоматериал урнаштыру тәкъдим ителә.
Акция йомгаклары буенча актив катнашучылар район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм призлары белән бүләкләнәчәкләр.
Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты.
Читайте нас: