+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 12:43

Иске Корыч авылында Җиңү бәйрәме

Нәкъ көн уртасында авылдашларның һәм кунакларның “Фәрхи-җиһан” мәчетеннән үзәк мәйданга хәрәкәте башланды.

Нәкъ көн уртасында авылдашларның һәм кунакларның “Фәрхи-җиһан” мәчетеннән үзәк мәйданга хәрәкәте башланды.
Бәйрәм парадында мәктәп, мәктәпкәчә төркем, авыл Советы хакимияте, авыл мәдәният йорты, авыл врачлык амбулаториясе, почта, «кайнар нокта»ларда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары катнашты. Быел парадта беренче тапкыр хәрбиләштерелгән техника һәм ретро-техника катнашты. Әхмәр авылыннан якташыбыз И.Т.Мөхәммәтдиновны билгелисе килә, ул хәрби техникага охшатып көйләнелгән “Урал” мотоциклында килгән.
Парадта беренче булып байрак күтәргән төркем атлады. Җиңү байрагын Динар Садыйков - 2012 елда Хабаровск шәһәрендә хәрби парадта катнашучы күтәреп барды.
Җыелучылар мәйданга якынлашкан Р.А.Ибраһимов җитәкчелегендәге сафларны горурлык белән карадылар. Быел кызлар взводы да катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының парадта катнашуы традиционга әйләнде. Яшь барабанчылар авыл буйлап тигез адымнар белән үттеләр. “Үлемсез полк”та катнашучылар соңгылар булып үттеләр. Һәркемнең кулында үз герое портреты. Катнашучыларның күп булуы куанычлы. Иске Корыч авылында сугыш ветераннарының барысы вафат инде. Алар турында якты истәлек якташларның йөрегендә мәңге сакланачак.
Бәйрәм митингы тантаналы шартларда үтте. Җыелучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы И.М.Мәннапов, муниципаль районның яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф.Гайсин, мәктәп директоры В.Р.Семенов, ветераннар советы рәисе А.Г.Солтанов чыгыш ясадылар. Алар сугыш елларында совет халкының өлешенә төшкән куркыныч сынауларны, немец-фашист илбасарларын җиңүгә безнең кешеләр керткән өлешне хәтергә алдылар һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән җылы котладылар.
Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын башкардылар, ә чыгарылыш сыйныфы укучылары һәлак булган солдатлар истәлегенә һәйкәл янында почетлы вахтада тордылар. 1нче һәм 6нчы сыйныфлар укучыларының чыгышын, Айсылу Шакирова башкаруындагы җырны тамашачылар яратып карадылар һәм тыңладылар. Сугышта һәлак булучыларны һәм күптән түгел фани дөньядан киткән ветераннарны бер минут тын торып хәтергә алдылар, һәйкәлгә веноклар салдылар.
Ильвира Сөләйманова,
мәктәп директоры
урынбасары.
Читайте нас: