+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:58

Иске Маты авылында Җиңү бәйрәме

Иске Маты мәктәбе 9 Майга әзерлекне шактый алдан башлады. Мәктәп территориясен, “Азат итүче солдат” һәйкәлен тәртипкә китердек, агачлар утырттык.

Иске Маты мәктәбе 9 Майга әзерлекне шактый алдан башлады. Мәктәп территориясен, “Азат итүче солдат” һәйкәлен тәртипкә китердек, агачлар утырттык.
Рәсемнәр, плакатлар, стена гәзитләре конкурслары үткәрдек. 7нче сыйныф укучысы Артём Мензелинцев иң яхшы плакат ясады, 6нчы сыйныфларның стена гәзите иң яхшысы дип билгеләнде (мөхәррире Анжела Федотова). Күп балалы Хәлбәковлар һәм Гомәровлар гаиләләреннән балалар җиңүчеләр булдылар. Бәйрәм хөрмәтенә укучылар сугыш еллары җырларын өйрәнделәр. Ике “Һәр йортка хәбәр” гәзите чыгардылар. Башлангыч звенода Бөек Ватан сугышына багышланган кыюлык һәм игелек дәресе үткәрделәр.
8 майда бөтен мәктәп Дан митингында катнашты. Һәйкәл янына тыл эшчәннәре, хакимият вәкилләре, авылда яшәүчеләр, мәктәп укучылары җыелды. Иске Маты авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т.В.Кудряшова, милеккә идарә итү комитеты рәисе В.К.Зырянова, муниципаль район Советы депутаты - «Авыл таңнары» гәзитенең баш мөхәррире В.Н.Шакирова, мәктәп директоры Н.В.Максимова, авыл старостасы А.А.Шуманков бирегә җыелучыларны Җиңү көне белән җылы һәм ихлас котладылар. Тыл эшчәне А.И.Хренова игътибар һәм хәстәрлек өчен рәхмәт әйтте.
Безнең мәктәпнең күп кенә укучылары, «Үлемсез полк» бөтенрусия акциясенә кушылып, үз ата-бабаларының - Бө-ек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын кулларында тоттылар. Яшь буын шулай итеп туган җирен саклаган, сугышта үзен аямыйча Туган илен саклаган яугирләргә үз рәхмәтләрен, тирән хөрмәтләрен белдерде. Иске Маты авыл Советыннан фронтка 871 кеше киткән, 375е әйләнеп кайткан, 496сы һәлак булган.
Митингтан соң 5-11нче сыйныфлар укучылары сугыш ветераны Степан Дмитриевич Назаровны һәм тыл эшчәннәрен өйләренә барып котладылар. Алар барысы 42 кеше.
Кич белән Иске Маты мәдәният йортында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган концерт булды. Сугыш җырлары, шигырьләр һәм биюләр беркемне дә ваемсыз калдырмады, ә “Сугыш чоры балалары” музыкаль-бию номеры күңелләрне тетрәндерде. Эчтәлекле һәм дулкынландыргыч номерлар өчен концертта катнашучыларга зур рәхмәт.
Валентина МАТВЕЕВА, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча
урынбасары.
Читайте нас: