+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:54

КАМЫШЛЫТАМАК авылында Җиңү бәйрәме

Камышлытамак авылында иң бөек бәйрәм - Җиңү көнен бәйрәм итү “Үлемсез полк” хәрәкәтеннән башланды. Акциядә мәктәп укучылары һәм авылда яшәүчеләр катнашты.

Камышлытамак авылында иң бөек бәйрәм - Җиңү көнен бәйрәм итү “Үлемсез полк” хәрәкәтеннән башланды. Акциядә мәктәп укучылары һәм авылда яшәүчеләр катнашты.
Аннан соң барысы да узган елда хөрмәтле якташыбыз Н.Җ.Баһаветдинов ярдәме белән реставрацияләнгән һәйкәл янына тантаналы митингка җыелдылар. Биредә, обелиск янында, сугыштан кайтмаган һәм шушы көннәрне күрә алмаган ветераннарны хәтергә алырга тыл эшчәннәре, сугыш балалары, җәмәгатьчеләр, мәктәп укучылары һәм ваемсыз булмаган авыл кешеләре җыелды.
Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Ә.Раянов тыл ветераннарын, авылда яшәүчеләрне Җиңү көне белән тәбрикләде. Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры М.Ф.Латыйпов, авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе җыелучыларга ныклы сәламәтлек, баш очында тыныч күк йөзе теләделәр.
Бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Ф.Ә.Каһиров белән бергә 5нче сыйныф укучылары әзерләгән эчтәлекле әдәби-сәнгать номерлары дәвам итте. Укучылар чыгыш ясарга җентекле әзерләнделәр, үз ата-бабаларының сугышчан биографияләре турында материаллар җыйдылар һәм алар белән таныштырдылар. Ахырда “Беркайчан да сугыш булмасын!” дигән теләкләр белән балалар күккә Русия триколоры төсендәге шарлар очырдылар. Аннан соң җыелучылар метроном тавышы астында фронтта һәлак булганнарны бер минут тын торып искә алдылар. Җирдә тынычлык өчен үз гомерләрен биргән авылдашларын күз яшьләре белән хәтергә алдылар.
Арытаба һәйкәлгә веноклар һәм чәчкәләр салу, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән бәйрәм концерты булды. Агачлар утыртуның яхшы традициясе дә дәвам итте – тыл эшчәне Әхи Каһиров Җиңү аллеясында 74нче чыршыны утыртты. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә сакланыр. Безнең картәтиләребезне һәм әтиләребезне онытырга хакыбыз юк.
Нурсилә ЗӘЙДУЛЛИНА,
Камышлытамак авылы.
Читайте нас: