+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:20

Сабантуйга бергәләшеп әзерләнәбез

Ел саен районның барлык предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре алда торган Сабантуйга урман стадионын әзерләү буенча өмәгә чыгалар.

Ел саен районның барлык предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре алда торган Сабантуйга урман стадионын әзерләү буенча өмәгә чыгалар.
Һәр коллектив үзенә беркетелгән территориядә зур җаваплылык белән хезмәт куя. Территорияләрдә ремонт һәм буяу, төзекләндерү, электр тапшырулар линияләрен тикшерү эшләре алып барыла, спорт корылмалары урнаштырыла, менү өчен баганалар яңартыла, төп юл грейдерлана һ.б.


Шушы көннәрдә стадион кырмыска оясын хәтерләтте, аның территориясен чүп-чардан тазартырга 200дән күбрәк кеше чыкты. Бакалыдагы 1нче һәм 2нче мәктәпләр, “Сказка”, “Радуга”, “Буратино” балалар бакчалары, район Мәдәният сарае, район үзәк дәваханәсе, район хакимияте, яшьләр эшләре буенча комитет, Балалар иҗат йорты, “Җир төзелеше”, “Уют” МУПлар, газ хезмәте, авыл хуҗалыгы идарәсе, социаль приют хезмәткәрләре чыбык-чабыкларны җыйдылар, таралып үскән куакларны кистеләр.


РЭЧтан электромонтерлар Радик Кунафин, Олег Санников, Сергей Лобанов һәм шофер Эдуард Табанаков трансформатор подстанциясен техник хезмәтләндерделәр һәм электр тапшыру линиясенә комачаулык иткән агачларны кистеләр.


Сабан бәйрәме үтәчәк акланда чиста һәм матур булсын өчен барысы да тырышып эшләде.
Читайте нас: