+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 Май 2019, 11:48

Техноген һәлакәт кабатланмасын өчен

Бакалыдагы 2нче урта мәктәптә ликвидаторлар белән Чернобыль АЭСындагы авария көненең 33 еллыгына багышланган очрашу үтте.

Бакалыдагы 2нче урта мәктәптә ликвидаторлар белән Чернобыль АЭСындагы авария көненең 33 еллыгына багышланган очрашу үтте.
Чараны “Яшь гвардия”нең Бакалы бүлекчәсе җитәкчесе В.Ю.Попова алып барды. Ул геройлар – Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләре ликвидаторлары батырлыгы үрнәгендә югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, укучыларының экологик грамоталылыгын арттыру максатында балалар өчен танып-белү әңгәмәсе әзерләде. 7нче сыйныф укучылары алдында “Инвалид-чернобыльчеләр союзы” җәмәгать оешмасы рәисе Д.Т.Гыйлаҗев чыгыш ясады.
С.И.Пудов безнең районда яшәүчеләрнең техноген катастрофа нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашуы турында сөйләде. Ул авариянең беренче көннәрендә нәрсәләр булуы, нинди кыенлыклар кичерергә туры килүе, иң куркыныч афәтнең уртасында булган һәм нурланыш авыруы нәтиҗәсендә үлгән геройлар турында сөйләде. Хәвефле урыннан вакытында чыгарылган агуланган һәр көрәк җир – ул саклап калынган меңләгән гомер, күп кешеләрнең сәламәтлеге.
Кунаклар балаларга яхшы укырга һәм үсеп җиткәч, куркыныч нәтиҗәләргә китерә алырдай хаталар ясамаска үгетләп нәсыйхәтләрен бирделәр, чөнки дөнья торган саен техникага һәм электроникага бәйле була бара, һәм алар белән эш иткәндә кечкенә төгәлсезлек куркыныч фаҗигагә китерергә мөмкин.
5нче сыйныф укучылары В.Кутырева, Е.Беля-каева, Д.Назарова 20нче гасыр катастрофасы турында “Саркофаг” шигырен сөйләделәр, Балалар иҗат йортының О.С.Злобин җитәкчелегендәге “Гаджеты” ансамбле гитара моңы астында “Звезда по имени Солнце”, “Лететь по белому свету” һәм башка җырларны башкарды.
Очрашуда Чернобыль АЭСы авариясен 12 ликвидацияләүче катнашты. Кунаклар һәм балалар “Чернобыль, 1986” видеофильмын карадылар. Кешеләр киләчәк хакына куркыныч аварияне онытмаска, радиация хәвефе турында белергә һәм мондый катастрофалар беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тиеш.
Светлана ВИКТОРОВА, вожатый.
Читайте нас: